" Кайсы команда җиңәр?" Ярымфинал, финал ярышларын карарга килегез! Уеннар бик күңелле бара.
Иртәдән бирле Балтачта “Хезмәт” газетасы призына традицион хоккей ярышлары бара. Бүген Балтач бозында Норма-Сосна, Чутай-“Зифа” командалары. Бу көннәрдә “Хезмәт” үзенең укучылары, хоккей җанатарлары арасында сораштыру да үткәреп алды.” Кайсы команда җиңәр микән?!”, дип укучы фикере белән кызыксынды. Иң зур өмет - Нормада. Аннан кала Чутай командасы. Аннан кала Зифа, Зифадан соң Сосна дип фаразлыйлар. Дүртесе дә көчле команда. Дүртесенә дә уңышлар телибез! Шулай итеп, иң көчле командалар – бүген бозда! Алар “ Хезмәт” газетасы призына көч сынаша.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев