Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бокс буенча районара зур турнир

Рөстәм Фәйзрахманов истәлегенә багышланган бокс буенча турнир узды

12 ноябрь «Балтач» спорткомплексында 2009-2010, 2011-2012, 2013-2014 һәм аннан яшьрәк егетләр арасында махсус хәрби операция барышында һәлак булган, спорт мастерына кандидат Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов истәлегенә багышланган бокс буенча турнир узды.

Ярышлар тантаналы шартларда ачылды. Рөстәм хәрби хезмәтне һава десанты гаскәрләрендә уза.

Бәйрәмне ачу тантанасында һава десантында хезмәт иткән ветераннар да, мәктәп укучылары да чакырулы иде. Районда эшләп килүче «Факел» яшүсмерләр клубының бокс түгәрәгенә йөрүче яшүсмерләр Казан, Байлар Сабасы, Ютазы районнары клубларына йөрүче яшьтәшләре белән көч сынашты. Аларга көч биреп тору өчен яшүсмерләрнең әти-әниләре, яшьтәшләре килгән иде.

Безнең район данын яклаган Данияр Солтанов, Радмир Маннапов, Газиз Фәнисов үз үлчәү авырлыкларында беренче урында калдылар. Бу егетләр, элек Мурманск өлкәсенең Мончегорск шәһәрендә тренер булып эшләгән, отставкадагы хәрби, 1 разрядлы тренер Васил Зәкиев өйрәтүе белән «Факел» клубында тренировка узалар.

Йомгаклау өлешендә ветеран десантчы яшүсмерләр алдында чыгыш ясап, ватанпәрвәрлек, туган илгә карата хөрмәт хисләре, махсус хәрби операциянең максаты, Россиянең хәрби көчләре турында сөйләде.

Җиңүчеләргә, призлы урыннар алучыларга бүләкләр, Мактау таныклыклары, медальләр тапшырылды.

Фәрит Шәрифуллин, 
Балтач җәмәгать судының өлкән судьясы.

Фото: Ф.Шәрифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс ярышы