Бөрбашлылар «Бәхет»не кулдан ычкындырмаганнар
Спорт

Бөрбашлылар «Бәхет»не кулдан ычкындырмаганнар

Ветераннар арасында Норма бозында 9 март көнне барган хоккей уеннарында «Бөрбаш» командасы җиңүче булды.

Районыбызда эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтова җитәкләгән «Бәхет» сәүдә челтәре үткәрелә торган төрле чараларда актив катнаша, төрле спорт уеннары үткәрүне дә ярдәменнән калдырмый. Менә Норма бозында 8 март-Хатын-кызлар бәйрәменә багышлаган хоккей уеннарын үткәрүне дә үз өстенә алган Рәсимә туташ. Ветераннар арасында барган турнир финалында «Норма» һәм «Бөрбаш» командалары очрашты. Бик аз өстенлек белән, 1:0 исәбенә нормалыларны отып «Бөрбаш» командасы өстен булды. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


хоккей

Нет комментариев