Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булат, Марат сөендерделәр... (+фото)

Спорт залы ул көнне кичкә кадәр тынып тормады. 2002-05, 2006 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар һәм зурлар арасында узган ярышларда районыбыздан һәм Арчадан, Хәсәншәехтан җыйналган 70кә якын уенчы көч сынашып, үз араларында иң оста уенчыларны ачыкладылар.

Бөтенроссия бадминтончылар көненә багышланган ярышлар узмый калгач, бадминтончыларыбызның кәефе киткән иде. Ләкин, бу уенны көндәлек тормышына керткән изге җаннарыбыз ярдәмгә килеп, Бөек Җиңү көненә багышлап, «Балтач» универсаль спорт залында менә дигән ярышлар уздырып җибәрдек.

Нормада теш табибы булып эшләүче, бадминтонны аеруча үз итүче дустыбыз Булат Фәтхрахманов ярышларны финанслауны үз өстенә алырга ризалык биргәч, аңа тагын бер эшмәкәребез Нормадан Марат Шәйхетдинов та кушылып китте.

Спорт залы ул көнне кичкә кадәр тынып тормады. 2002-05, 2006 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар һәм зурлар арасында узган ярышларда районыбыздан һәм Арчадан, Хәсәншәехтан җыйналган 70кә якын уенчы көч сынашып, үз араларында иэ оста уенчыларны ачыкладылар.

Уенчыларыбызның барысы да махсус ясалган бүләкләр, дипломнар, истәлек медальләре белән кайтып киттеләр. Ә инде җиңүчеләребезгә болардан тыш, Кубоклар да тапшырылды. Инде иганәчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткереп, җиңүчеләребез белән таныштырабыз.

2002-2005 елларда туганнар арасында беренче урынга Нәргизә Мортазина /Балтач гимназиясе/ һәм Альмир Гатин /Карадуган гимназиясе/, икенче урынга Зәринә Гарипова /Хәсәншәех мәктәбе/ һәм Данил Бариев /гимназия/, өченчегә Ландыш Хаҗиева /Хәсәешәех/ һәм Ислам Шәрәфиев /Балтач мәктәбе/ лаек булсалар, 2006 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында чемпионнар булып Балтач мәктәбеннән бертуган Азалия һәм Азат Мөхәммәтгалиевлар, икенче булып Алия Газизова /Хәсәншәех/ һәм Ранис Сафиуллин /Арча/, өченче булып Бөрбаштан Энҗе Корбангалиева һәм Хәсәншәехтан Әмир Хәбибуллин танылдылар.

Зурлар арасында ике яшь аерымлыгында көч сынашып, чемпионнар булып Кенәдән Зөлфәт Нәбиев, Арчадан Гөлназ Зиятдинова, Балтачтан Чулпан Мөхәммәтгалиева, Наил Сабирҗановлар калды. Калган призлы урыннарны Бөрбаштан Рим Әкбиров, Арчадан Айсылу Заһидуллина, Балтачтан Ирек Мортазин, Булат Фәтхрахманов, Рифат Мостафин, Нормадан Диләрә Мөҗипова бүлештеләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бадминтон