Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Булыр микән?!»

70 яшьлек ир затларын бабай дип сөйләшергә ияләнелгән. Ләкин Бөрбаш авылында яшәүче 72 яшьлек Мансур Әхмәдиевны бабай дип әйтергә тел әйләнми. Ни өчен дисезме?

22-23 сентябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә үтәсе республикакүләм җәйге ГТО фестиваленә Балтач җыелма командасын җыеп йөргән мәл. 70 яшьтән югары дигән категориягә Мансур абыйны алырга булдык. Шалтыратып сөйләшкәндә Мансур абый бик тыйнак кына, үзенең көченә шикләнеп, миннән булыр микән соң ул, диеп кенә ризалашты. Иң баштан идәннән этелү, баскан жирдән алга таба бөгелү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Вакыт әз булганлыктан, 2 чакрымга йөгерүне дә шул ук көнне оештырырга булдылар. Старт бирделәр, Мансур абый йөгереп китте. Бераз үткәч, карасак, Мансур абый дистәләгән еллар буе көндәлек шөгыльләнгән, марафоннарда йөгерүче чын спортчы абыйлардан бераз гына калышып йөгерә. Ә инде финишка килеп җиткәндә, алдында 30-40 метр алда барган көндәшен «җил тизлеге» белән узып та китте. Ә югыйсә, эш белән кайнап яшәгән чын авыл ир-аты гына, махсус шөгыльләнмәгән бит. Чынлап та, сокланырлык кешеләр яши безнең районыбызда. Күпләр өчен үрнәк булган Мансур абыйга алдагы тормышында да ныклы сәламәтлек телисе килә.

Шулай ук районыбыз жыелма командасында булган 12 яшьлек Хәялеев Тимур 102 тапкыр идәннән этелеп, республика буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ә гомум нәтиҗәдә 11-13 яшьлек малайлар арасында 3 урынга лаек булды. Ул гына да түгел, районыбыз җыелма командасы вәкилләре бик матур чыгыш ясап, республика буенча 38 команда арасында зур шәһәрләр (Казан,Чаллы) командасын узып, 8 урынга лаек булды. Спортчыларга алдагы ярышларында да зур уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз!

Ләйсән Әсхәтова,
районда хезмәт һәм иминлек хәзерлеге чаралары үткәрү буенча белгеч.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО