Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чутайда бәйрәм көнне бозлар кызды - "Кызыл юл" призына ярыштылар

23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чутай хоккей мәйданчыгында СХПК "Кызыл юл" призына хоккей ярышлары үткәрелде.

Авыл халкына күңелле мизгелләр бүләк итеп 4 команда көне буе көч сынашты. Кискен көрәштә финалга чыгып, соңгы уенда Нөнәгәр командасын 8 гә 2 исәбе белән җиңеп, Чутай командасы беренче урынны яулады. Нөнәгәр икенче, Малмыж командасы өченче, Алан командасы дүртенче булды. Катнашкан һәр командага грамоталар, саллы гына бүләкләр, Чутай командасына кубок тапшырылды. Шулай ук иң яхшы хөҗүмче, иң яхшы капкачы, иң яшь уенчылар грамоталарга, бүләкләргә лаек булды. Авыл халкына шушындый бәйрәм оештыруда иганәчелек иткән "Кызыл юл" кооперативы коллективына, аның җитәкчесе Фердинанд Нургаян улына зур рәхмәт.

 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чутай авылы