Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чын бәйрәм ясады Рөстәм (+фото)

Өченче ел рәттән инде Балтач гимназиясе базасында узучы бу ярышларга күтәренке рух белән киләм мин.

Чын матур бәйрәмгә әйләдерә дә куя бу шахмат ярышларын Рөстәм Закирович. Менә өченче ел рәттән инде Балтач гимназиясе базасында узучы бу ярышларга күтәренке рух белән киләм мин. Ул 7-8 яшьлек балалар белән аралашу үзе бер зур шатлык минем өчен. Менә быелгы ярышлар да 2008 елда һәм аннана соңгы елларда туган балалар арасында узды. Елның-елында бу ярышларга килүче Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Казан балалары да нәкь үзебезнең балалар булып беттеләр инде. Шундый дустанә аралаша балалар бу ярышларда. Рәхмәтттән башка сүз юк инде Рөстәмгә! Бүләкләрне дә бик мулдан әзерли ул. «Безнең ярышка килүчеләр арасында җиңелүче булмаячак, барысын да бүләк белән җибәрәчекмен», дип алдан ук әйтеп куйды. Шулай булды да. Әле хәтта үз хисабына барлык кунакларны ашлы табын артына да җыярга вакыт тапты. 

Ярышларга нәтиҗә ясаганда Балтач балаларының да күңелен күрде, алар арасында яңадан аерым йомгак ясалды.Гомуми нәтиҗәләр буенча малайлар арасында призлы урыннарны Әмир Абдрахманов /Балтач/, Сәлим Рәхмәтуллин, Артур Евдокимов /икесе дә Кукмарадан/яуласалар, үзебезнекеләр арасында бу урыннар Шубаннан Әмирхан Хәйруллинга, Балтачтан Сәйдәш Камаловка, Соснадан Нияз Хәбибуллинга бирелде.Ә кызлар арасында беренчелекне Әтнәдән Азалия Мифтахова яуласа, калган урыннарны Кукмарадан Әлфия Гыйләҗева, Мамадыштан Әминә Рәсүлова бүлештеләр. Үзебезнең кызлар арасында Бөрбаштан Зифа Корбанова, Балтачтан Дилә Закирова, Нормадан Алсу Кәримова бүләкле булдылар. Менә шулай балалар күңелен күреп аларны сөендергән өчен мамадышлылар Рөстәм Камаловка олы рәхмәтләрен җиткереп, Мамадыш районы уенчылары исеменнән үзләренең Рәхмәт хатын тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев