Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дамирны искә алдык... (+фото)

Кызганыч үлем белән 45 яшендә арабыздан киткән «Хәтәр» батырны яңгуллылар быел яңа мәдәният йортында искә алдылар.

Быелның август аенда  гына ачылган мәдәният йортының да беренче мәртәбә шулкадәр күп кунак кабул итүенә РСФСР ның спорт остасы  Дамир Сафиуллин истәлегенә узучы район көрәш ярышы сәбәпче булды да куйды. Бөтен гомерен туган авылына багышлаган, Яңгул авылын көрәшчеләр иле итеп танытуга үзенең булган бар көчен куйган батырыбыз истәлегенә узучы быелгы ярышлар бар кунакның күңеленә кереп калырлык булгандыр. Заманча төзелгән мәдәният йорты шыгрым тулы булды, бу конне. Бер зал булып  җитәкчеләрнең үзләренең командалары өчен җан атып утыруларын да кыштан  бирле күргән юк иде инде. Аннары ярышларыбызга чын көрәшчеләрнең генә җыйналуы да куңелгә үзе бер рәхәтлек өстәде. Әле бу ярышларның  кичкә кадәр сузылуын  да байтак вакыт кургән юк иде инде. Билгеле,  бу ярышлар эле генә республика тарафыннан кабул ителгән яңа көрәш кагыйдәләре белән уздырылганга да шулай сузылгандыр инде. Аннан соң, соңгы вакытта  ярышларыбызга тамга өчен генә килү куренешләре дә бетеп бара, кебек.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитет  Рамил Шакиров мәрхум турында истәлекләре белән уртаклашып, егетләргә үз хәер-фатихасын бирде. Мәрхумнең бер төркем дуслары, уллары  зиратка барып Шәрифҗан хәзрәт белән аның рухына дога кылып кайттылар. Көчле барды көрәшебез. Кубокны калдыру өчен келәм хуҗаларына күп тир түгәргә туры килде. Чөнки, һич башка кермәгән командалар бу юлы җиңүгә дәгьва кылдылар.

Икенче урынга лаек булган «Татарстан» җәмгыяте командасы купләрне уйланырга мәҗбүр итте. «Смәел», «Маяк», «Сосна», «Кызыл юл», «Труд» җәмгыятьләреннән килгән егетләр дә таза булып чыктылар.

Әз генә өстенлек белән тимирязевлылар өченче урынга керә алдылар. Кыскасы, ярышларга килгән 15 команданың һәркайсында көчле бил бирмәс көрәшчеләрне күрергә туры килде безгә, бу юлы.

Ә инде җиңүчеләребез булып түбәндәгеләр танылды:

65 кг.га кадәр - 1.Илназ Минмуллин /«Труд»/ 2.Илдан Әхмәтханов /«Яңа тормыш»/ 3.Дамир Ишморатов /«Татарстан»/

75 кг.га кадәр - 1.Илнар Муллахмәтов /«Яңа тормыш»/ 2. Фәнзил Шакиров /«Арбор»/ 3.Илдар Абдуллин /Тимирязев  исем.хуҗ./

85 кг.га кадәр - 1.Фәннур Латыйпов /«Татарстан»/ 2.Зарипов Рушан /«Труд»/ 3.Әхмәтҗанов Марат /«Татарстан»/ 

100 кг.га кадәр - 1.Ранил Сафиуллин /«Яңа тормыш»/ 2.Булат Вафин /«Кызыл юл»/ 3. Рамил  Зәйнетдинов /Тимирязев исем.хуҗ./ 

Авыр үлчәүдә - 1.Нургаян Йосыпов /«Кызыл юл»/ 2.Дилүс Сабиров /«Татарстан»/ 3. Айдар Апанов /«Татарстан»/.

Турнирның махсус бүләкләренә исә Смәел командасыннан Тимур Зайцев белән танылган көрәшчебез Ирек Әхмәтханов, Алберт Миннеханов , Мәгьсүм Сәйфетдинов  лаек булдылар.

Ә без үз чиратыбызда бу ярышны уздыруга көче кергән һәркемгә олы рүхмәтебезне юллап калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш