Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

ДОСААФ спортчылары янәдән пьедесталда

Кичә Кама Аланында “ТАИФ-НК” призына үткәрелә торган ярышларның 10нчысы булды. Юбилей елы булганлыктан, катнашучыларга куелган бүләкләр дә саллы иде.

Балтач ДОСААФыннан биредә өч спортчы катнашты – бертуган Диләрә һәм Данияр Гарифуллиннар һәм Йосыф Вәлишин.
Данияр Гарифуллинга әле нибары 8 яшь, ләкин үзенең тырышлыгы белән ул инде күп кенә җиңүләргә дә иреште. Кичә дә ул өченче урынны яулап, медальләрен бергә күбәйтте. Диләрә исә, дүртенче урынны алуга иреште, Йосыф 10нчы урында.
Балтач командасының тренеры Фәнис Хәйруллин белән ярышлар, аларга әзерлек, балаларга әйтелә, күзләргә күренмәс канатлар куя торган сүзләре хакында сөйләштек: “Тренировка вакытында җайлап кына йөрегез, һәрбер борылышны өйрәнегез. Ә инде төп ярыш вакытында кайда чабасы, кайда әзрәк тынычланасын өйрәтәм”, дип эш алымнары белән бүлеште ул. Фәнис абыйның тренировкаларында да булганым, машиналарны төзекләндергән чакта егетләргә биргән киңәшләрен дә ишеткән бар, ярышта да үзен ничек тотканын беләм. Һәрбер бала өчен бар күңелен биреп эшли, уңышларына алардан да ныграк сөенә, җиңүләр барып чыкмаса, борчыла, сәбәпләрен эзли. Тик беркайчан да ул синнән булмый дигән сүзне әйтмәячәк, спортчыда туган андый уйны да оныттырачак сүзләр табачак. Шушындый тренерлар барында гына Балтач ДОСААФ командасы ярыш саен уңышлары белән сөендереп торырга сәләтле дә инде.

Фәнис Хәйруллин фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев