Әти-әниләр өчен аерым бәйгеләр уздырылды
Бүген, ягъни 4 гыйнвар көнне, "Факел" клубы хезмәткәрләре "Тайгалак-шугалак" катогында "Снежные забавы" дип аталган гаилә эстафетасы үткәрде. Эстафетада 14 гаилә катнашты. Ярыш өлкәннәргә дә, балаларга да бик ошады, һәркем канәгать калды. Башта гаиләләр ике командага бүленеп төрле уеннар уйнап көч сынашты, аннары әти-әниләр өчен аерым бәйгеләр уздырылды. Ахырдан әтиләр һәм әниләр ике командага бүленеп, broomball уйнады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев