Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Факел" кабат яшәрде (+фото)

Ныклы нигез булганда гына һәрнәрсәнең  үткәне, бүгенгесе үрнәк, киләчәге дә өметле була

Моннан 27 ел элек бистәнең Төзүчеләр урамындагы тугызынчы йорт подвалында ачылган клуб балаларның һәм яшүсмерләрнең  буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрүгә корылган булса,  бүген дә шул юнәлештә максатчан хезмәт итә.

Әмма гөрләп эшләгән клуб бер чорда бик сүлпәнәеп, ятим бала хәлендә калган иде. Әллә заманы, әллә халыкны клубка тартырлык хезмәткәрләргә кытлык чоры булдымы,  билгесез.

Мин әлеге клубны яшьләрнең, балаларның үзара аралашу, буш вакытларын күңелле итеп үткәрү урыны булыр, дип күзаллаган идем. Ә ул ял белән спортны берләштерде, – дигән иде клубка җан өрүче Фәрит Галимҗанов моннан ике ел элек “Факел”ның 25 еллык юбилей кичәсендә.

Чыннан да, бик күп матур эшләргә башлангыч була әлеге  клуб. Егет-кызлар үсә тора, подвал артык биек булмагач, шөгыльләнү өчен кыенлыклар туа башлый, егетләр исә җирне казып спортзал биеклеген озынайталар, рәссам Таһир Ильясов үз хисабына танымаслык итеп бизәп тә бирә. Өстәмә акча эшләү юлын да табалар, биредә видео булдырып, кино күрсәтә башлыйлар.

1995 елда “Факел” СМУ клубына күчерелә. Түгәрәкләр саны арта, дискотекалар гөрләп уза. Ялкынлы яшьлек белән иҗат итәләр биредә. Тик ниндидер бер чорда активлык сүлпәнәя, клубка йөрүчеләр дә азая башлый. Әллә бина иске булганлыктан, яшүсмерләр бирегә тартылмый, әллә инде, әйткәнемчә,  “янып” эшли торган хезмәткәрләргә кытлык чоры була ул.

Республикабызда тормышка ашырылучы күпсанлы программалар кысаларында “Факел” клубына 2015 елда ремонт ясала һәм шул көннән ул яңача сулыш белән яши башлый. Биредә хәзер яшьләрдән торган команда чын мәгънәсендә “ут” уйната. Яшүсмерләр клубы саналса да, биредә һәр буын өчен ишекләр ачык. Клуб директоры Азат Зәкиев, яшь булуына да карамастан, спортка да, җыр-моңга да сәләтле егет. Клубта узган концертларда, иҗади бәйгеләрдә аның гармун алып моңлы көйләр уйнаганын, я булмаса “Карурман” җырын сузганын өлкән буын исе китеп тыңлый. Яше белән дә, олысы белән дә уртак тел тапкан өстәмә белем бирү педагоглары Әдилә Гарипова белән Илүзә Разыкова, Гөлгенә Галимова, Илфар Гыйльметдиновлар да СМУлыларның үз кешесе. Төрле тематик кичәләр, очрашулар, бәйрәмнәр биредә тулы заллар белән уза. Балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле түгәрәкләр эшләве дә җирле халык өчен зур табыш. Биредә спорт белән шөгыльләнүчеләр дә, кул эшләренә өйрәнүчеләр дә, хәтта чит телләр өйрәнергә йөрүчеләр дә бихисап. Әле моннан тыш, төрле юнәлеш буенча республика конкурсларында чыгыш ясап, призлы урыннар да яулыйлар. Кыскасы, гел хәрәкәттә, камилләшү өстендә эшлиләр. Яшен-картын  үзенә дәшеп, гадәти көннәрне дә бәйрәмгә әверелдерүче “Факел”лыларга киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын .                                                                                                                                                                                                                              

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшүсмерләр клубы