Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Факел» клубында яшь боксчылар ярышты 

«Факел» клубында бокс буенча ярышлар узды. 

Бокс түгәрәген тренер Васил Зәкиев җитәкли. Элеккеге хәрби кеше булганлыктан Васил әфәнде үз укучыларын кечкенәдән нык, көчле итеп тәрбияли. Хәер, бу спорт төре белән шөгыльләнгәндә башкача була да алмый торгандыр. Балаларның төрле ярышларда катнашуы ихтыяр һәм физик көчне арттыруга ныклы җирлек булып тора. 

Шушы көннәрдә “Факел” клубында бокс ярышлары булып узды. Клуб директоры Азат Зәкиев җиңүчеләрне һәм аларны әзерләгән тренер Васил Зәкиевны җиңүләре белән котлап, бүләкләр тапшырды. 

– Улыбыз Рәхим түгәрәккә быел гына йөри башлады, әлеге ярыш  тәүгесе генә. Әмма беренче ярышта ук өченче призлы урын яулавы тренерыбыз Васил абыйның тырыш хезмәте хакында сөйли. Без аңа барлык әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Үз эшенә чын күңелдән бирелүе, балаларга таләпчән, шул ук вакытта аталарча кайгыртуы зур җиңүләргә рухландыра. Балаларыбыз күзгә күренеп ныгый, шунысы шатландыра, – ди Илһамия Газизуллина.

Әйдәгез, җиңүчеләр белән дә танышып узыйк менә алар:
25 кг. үлчәү авырлыгында: 
1 урын – Сөләйманов Солтан 
2 урын – Веранян Арсен 
3 урын – Газизуллин Рәхим 
4 урын - Гайнетдинов Ирек.

35-40 кг. үлчәү авырлыгында: 
1 урын – Нигъмәтуллин Әмир 
2 урын - Гарәпшин Камил 
3 урын - Хәсәнов Альберт 
4 урын - Кәбиров Кәрим. 

45 кг. үлчәү авырлыгында: 
1 урын- Хәлимов Раил 
2 урын – Гарәпшин Илфар 
3 урын – Нәбиев Ислам 
4 урын – Шакиров Илсаф. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс ярышы