Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

  Фидәил батыр истәлегенә (+фото)

«Бөрбашның аның үз тамашачысы, җанатары бар», дияргә ярата безнең район спорты җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. Чыннан да,инде ярышка балалар килгәнче, аның тамашачысы килеп утырган була. Авылда ел саен уздырыла торган татарча көрәш ярышларына бик ныклап әзерләнәләр биредә.

Дөрестән дә, авылдашлары атказанган спорт остасы Фидәил Шакиров истәлегенә  уза торган ярышларга аеруча зур игьтибар бирәләр. Бу көн авыл хезмәтчәннәре өчен зур бәйрәмгә әверелә. Мәрхүм исеме белән йөртелүче төп урамда шашлык кыза, коймаклар чыжылдый, самавырда чәй кайный, зур казаннарда пылау пешә. Авыл халкының  «Нәүрүз» бәйрәме дә, мәктәп укучыларының традицион «Кошлар көне» дә шушы көнгә планлаштырып уздырыла башлады.Кыскасы, рәхәтләнеп бәйрәм итә бу көнне Бөрбаш халкы.

Инде көрәшебезгә килсәк, заманындаТатарстанның җыелма командасы РСФСР беренчелегенә фәкать шушы авыл егетләреннән генә торган команда белән барып, үзенең батыр көрәшчеләре белән тарихка кереп калган бердәнбер авыл икәнен дә онытмасак, ярышларның ничек узуын күзаллагансыздыр инде. Иң беренчесе, барлык төбәкләребездән аермалыбуларак, ачылу тантанасы үзенең кунакларының күплеге белән исендә кала кебек. Көрәшчеләр династиясеннән бертуган Дамир, Рафаэль, Наил, Сәет, Илшат, тормыш иптәше Фирдания, кызы Гөлнара, оныгы бүгенге көндә Англиядә Король академиясенең опера бүлегендә Рәсәйдән бердәнбер кеше буларак, белем алучы Мальвина Майсурадзе, авыл җитәкчеләре, район вәкилләренең чыгышларын тыңлап тору гына да балаларыбызда зур горурлык хисләре уята дип әйтәсем килә.Район көрәш федерациясе рәисе РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиевның мәрхүмнәрне бер минутлык тынлык белән искә алдыруы гына да халкыбызның легендар көрәшчеләребезгә карата булган зур ихтирамын күрсәтә. Мәктәп укучыларының җырлы-биюле тамашасы белән башланган ярышлар кичкә кадәр үз югарылыгында дәвам итте. Хәтта, ярышларны тамаша кылырга килгән 20 килограммга кадәр булган «нәниләребезне» көрәштерергә җай чыкты. Медальләре минем үземдә булып, Наил абый финанс ярдәме дә күрсәтеп җибәргәч, нәниләребезнең ничек шатлануы күңелләребезгә аерым бер җылылык өстәп җибәрде. Ярышларга күрше Киров өлкәсенең Малмыж, Вятка Аланы районнарыннан милләттәшләребезнең килеп бил алышуы,  ярышларга тагын бер үзенә күрә матур төсмер бирде. Иң куандырганы, имгәнүләрсез узды ярышларыбыз. 2002 елда һәм аннан соңгы елларда туган 70 яшь көрәшче 10 үлчәү авырлыгында бил алышып, үзараларында иң көчлеләрне ачыклап, бу ярышта җиңүчеләребез Актанышка беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Кубогына узучы ярышларга юллама алдылар. Инде җиңүчеләбез белән таныш булыйк. 20 кг.кадәр- 1.Ильяс Корбанов 2. Булат Солтанов 3.Әдел Морадымов/барысы да Бөрбаштан/. 33 кг.- 1.Артур Григорьев/Чепья/ 2.Газинур Гарипов/Смәел/ 3.Кәрим Гарипов/Арбор/. 36 кг.- 1.Ленар Әүхәдиев/ 2. Рәмзис Әүхәдиев /икесе дә Бөрбаштан/ 3.Сәйдәш Хаҗиев/Смәел/. 40 кг.- 1.Рәнис  Зарипов /гимназия/ 2.Артур Муллагалиев  3.Никита Чернов/икесе дә Чепьядан/. 43 кг.-1.Булат Яруллин /Вятка Аланы/ 2.Наил Мортазин/Чепья/ 3.Максим Ядыков/Кече Лызи/.46 кг.-1.Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/ 3.Илназ Якупов/Смәел/.50 кг.-1.Ильяс Низаметдинов/Яңгул/ 2.Кәрим Ногманов/Чепья/ 3.Раил Гыйззәтуллин/Яңгул/ 55 кг. 1.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/ 2.Инсаф Хәйруллин/Бөрбаш/ 3.Айдар Гайнуллин/Вятка Аланы/. 60 кг.- 1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 2.Фәнис Нигамадянов/Яңгул/ 3.Максим Макаров/Кече Лызи/.65 кг.-1.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/ 2.Әдел Фазылҗанов/Норма/ 3.Андрей Кожевников/Кече Лызи/.70 кг.-1.Раниф Камалов/Нөнәгәр/. 2.Данил Напольских/Чепья/ 3.Әлфир Баһаветдинов/Яңгул/. Авыр үлчәүдә- 1.Дмитрий Никифоров/Кече Лызи/ 2.Данил Габнасыйров/Норма/ 3.Руслан Хәбибрахманов/Яңгул/.

Командалар нәтиҗәсе буенча җиңүчеләребез бу юлы да үзгәмәде-1.Яңгул.  2.Смәел 3.Чепья.

Рәхмәт, барыгызга да, аеруча зур рәхмәт, «Бөрбаш» хуҗалыгы җитәкчелегенә, Илшат Шакировка, Робинзон Майсурадзега. Куандырдыгыз балаларны!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш