Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фәннүр  «Көзге рейд»та беренче (+фоторепортаж)

 «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте республика күләмендә «Көзге рейд» турниры үткәрде

Җәмгыять администрациясе һәм профсоюз оешмасы инде җиденче ел рәттән әлеге тармакта эшләүче яшь газ хезмәткәрләре арасында  махсус ярышлар уздыра. Быел әлеге чара 14 октябрь көнне Юдино бистәсенең  Зөбәрҗәт күл янәшәсендә үтте.”Балтач газы” идарәсе данын Таһир Вәлиуллин, Фәннур Латыйпов, Лилия Шамилова, Ранил Зәкиев яклады.

Катнашучылар урында ориентлашудан тыш, каршылыклар полосасы буенча үтте, гранат һәм мылтыктан атудан көч сынашты. Газчылар хәтта көймәләрдә дә йөзде.Әлеге ярышларның үзенчәлеге шунда, биредә һәр район бер команда булып көч сынашмый, командалар төрле район вәкилләреннән туплана. Ярышлар физик мөмкинлекләрне сынаудан тыш,  бер коллектив булып эшләү сәләтен дә камилләштерә. Ә “Балтач газы” егет-кызлары бу нисбәттән сынатмый. Алар ярышларда бик матур уен күрсәтте. Фәннур Латыйпов командасы барлык этапларны бер сәгать 1 минут 15 секундта үтеп  беренче булды.  Таһир Вәлиуллин -икенче, Лилия Шамилова -өченче, Ранил Зәкиев командалары исә бишенче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге рейд