"Форпост" патриотик тәрбиягә нигез сала. Ничек?
Спорт

"Форпост" патриотик тәрбиягә нигез сала. Ничек?

"Форпост" үзәге яшүсмерләр өчен спорт күнекмәләре уздырды.

Балтач бистәсенең "Факел" яшүсмерләр клубында "Форпост" үзәгенә йөрүче укучы балалар актив рәвештә спорт күнекмәләре белән шөгыльләнәләр. Менә шундый чараның чираттагысы 1 февраль көнне булды. 20ләп бала төрле хәрәкәтләр, күнекмәләр белән үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар. - Яшүсмерләр арасындагы мондый төр чаралар патриотик тәрбия бирү, ихтыяр көче һәм спортка карата мәхәббәт тәрбияләү, үзара дустанә мөнәсәбәт урнаштыру максатларыннан уздырыла, - ди "Форпост" оешмасы җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов . 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


"Форпост"

Нет комментариев