Футбол яӊалыклары
Спорт

Футбол яӊалыклары

Казанныӊ «Рубин» командасы соӊгы уенда 0-1 исәбенә Мәскәүнеӊ ЦСКА командасына оттырып, турнир таблицасында 10 урында калды.

Соӊгы уен Казанда үткәнлек белән, җанатарлар «Рубин»нан бары җиӊү көткәннәр иде. Хәер, аларныӊ бу җиӊүен Корбан Бердыев җитәкләгән «Ростов» командасы да бик теләде. Бу очракта алар ил беренчелегенеӊ «алтын» хуҗалары була алалар иде. Кайбер социаль челтәрләрдә, Казан командасына, көндәшләрен җиӊгән очракта, ростовлылар 1 млн. доллар акча да түләргә әзер булганнар икән, дигән хәбәрләр таратылды. Ничек кенә булмасын, ЦСКА командасы беренче, «Ростов» икенче, ә «Зенит» командасы өченче урынны алды. Казан командасыныӊ баш тренеры вазифаларын башкаручы Валерий Чалый үз эшен тапшырды, «Рубин»га баш тренер булып Испаниядән Хавьер Грасия исемле белгеч киләчәк.
Фото: sport

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев