Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гимназиялеләр булдыра

Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры СССРның спорт остасы, күп кенә дәрәҗәле бүләкләргә лаек булган чаңгычы Рәлиф Әскәров кул астында шөгыльләнүче бер төркем балалар шушы көннәрдә генә Арча шәһәрендә узган чаңгы

роллеры буенча республика ярышында булып кайтты. Арча муниципаль районы башлыгы призына узган бу ярышларда 1995 - 1996нчы елгы балалар арасында Анна Ефремова - икенче, Алексей Григорьев - өченче, 1997-1998нче елгылар арасында Данис Кузьмин дүртенче урынны яуладылар. Ветераннар ярышында Михаил Павлов та өченче булды. Призлы урыннарны яулаучыларга медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

Н.СӘМИГУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев