Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңү дәвам итә. “Балтач” “Титан”ны отты

Төнге хоккей лигасы кысаларында “Балтач” командасы Казанның “Титан”ына каршы чираттагы уенын уйнады һәм ул безнекеләр өчен уңыш белән тәмамланды.

Исәп 6:4. Голларны Айрат Хафизов, Ленар Сафин, Рамазан Хисамиев, Нияз Хәкимов, Фәнил Габдрахманов кертте. Айрат Хафизов исә дубль ясавы белән дә аерылды.

Уеннан соңгы биргән әңгәмәсендә райондашыбыз Фәрит Корбанов уеннарына нәтиҗә ясап, җиңүгә ничек ирешүләре хакында бүлешеп, менә ниләр диде: “Һәрбер уенга без зур әзерлек белән чыгабыз, шулай да иң зур проблема – ул Балтачта Боз сарае булмаудадыр. Районыбызның үз хоккей лигасы да бар, без аны БХЛ (Балтасинская хоккейная лига) дип йөртәбез. Авылларда катоклар бар, тик менә Боз сарае юк, шуңа да профессионалларча шөгыльләнү мөмкинлеге юк... Уен барышында төрле ситуацияләр булды, безнең команда бер уенчыга кимерәк тә уйнады, ләкин җиңәргә дигән теләгебез көчле булганга, без үз капкабызны бик яхшылап сакладык”. Әлеге җиңүдән соң “Балтач”лылар үз төркемнәрендә ышанычлы беренче урында баралар. Райондашларыбызны ихластан әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей