Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүләрнең җиңүе яки дәвамлы шөгыльләнүләрнең куанычлы нәтиҗәсе

Зәйнәб ярышларның беренче минутларыннан ук лидерлыкны бирмәде һәм көндәшләрен 11 секунд белән отты. Комментаторлар билгеләп узганча, бу алдан ук кем җиңәсе билгеле булган беренче финал иде.

Казанда Олимпия чемпионнары – XI Александр Попов Кубогына Халыкара балалар уеннары үтте. Анда райондашыбыз Зәйнәб Нигъмәтҗанова да катнашты.

Атказанган спорт мастеры Иван Утробин исемендәге Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышларында 1 урын, 42нче Казан яшүсмерләр марафонында кызлар арасында 10 чакрым арада 2 урын. Ачык республика ярышларында (5 чакрым) 1 урын... һәм бу исемлекне озак дәвам итеп булыр иде. Узган атнада гына Казанда узган Халыкара балалар уеннары чаңгычы кызыбызга тагын да зур танылу алып килде.

Ярышларда Россиянең 60 регионыннан, шулай ук БДБ һәм Европа илләреннән (Германия, Италия, Сербия һәм башкалар) 1600 яшь спортчы катнашты. Моннан тыш, 30 Олимпия чемпионы, Олимпиада призерлары һәм дөнья чемпионнары яшь спортчылар өчен уникаль мастер-класслар уздырды.

Чаңгы ярышларында райондашыбыз, Балтач гимназиясенең алдынгы укучысы, күпсанлы ярышларда зур җиңүләр яулаган, спорт мастерына кандидат Зәйнәб Нигъмәтҗанова да катнашты. Һәм ничек кенә катнашты әле. Ул Халыкара балалар уеннарының чаңгы ярышы буенча чемпионы булып танылды. Зәйнәб ярышларның беренче минутларыннан ук лидерлыкны бирмәде һәм көндәшләрен 11 секунд белән отты. Комментаторлар билгеләп узганча, бу алдан ук кем җиңәсе билгеле булган беренче финал иде.

Җиңүләр, әлбәттә, буш урында гына барлыкка килми. Зәйнәб максатчан, үз өстендә бик тырышып эшләүче бала. Озак еллар дәвамында шөгыльләнүләрнең куанычлы нәтиҗәсе инде бу. СССРның спорт мастеры Рәлиф Әскәровның өметле укучыларының берсе булган Зәйнәбнең  бу уңышы җиңүләрнең дә җиңүе булды дисәк һич арттыру булмас. Финиш сызыгын кискән вакытта инде үзенең чемпион булганын аңласа да, әлеге бөек исемне дә, гадәттәгечә, зур тыйнаклык һәм гадилек белән кабул итте ул. Бу кадәргесе инде гаилә тәрбиясе, әти-әни үрнәге дияр идем.

Зәйнәбнең чаңгы спорты буенча җиңүләре хакында газетабызда да, сайтта да даими яктыртып киләбез. Күпләр аның спортчы гаиләдә үсүен яхшы белә. Зәйнәбнең әти-әнисе һөнәрләре буенча да, белемнәре буенча да спортчылар түгел. Рамил “Балтач газы” идарәсендә диспетчер, Алсу Балтач гимназиясендә озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе. Әмма алар икесе дә спорт җанлы кешеләр, олы уллары Рәйхан да чаңгычы. Кышын чаңгыда, җәен җиңел атлетика, йөзү белән шөгыльләнәләр. Зәйнәбнең чаңгы спортында зур уңышларга ирешүендә Рәлиф Әскәров кебек көчле тренерда шөгыльләнүе бер булса, гаиләсенең һәрчак ныклы терәк булуы да уңышларына зур этәргеч, миңа калса.

Сүз уңаеннан: “Хезмәт” газетасы тарафыннан оештырылучы, яшь талантлар, спортчылар белән таныштыручы “Баш мөхәррирдә – кунакта” проектының чираттагы кунагы нәкъ менә Зәйнәб Нигъмәтҗанова булачак.

Безнең белән булыгыз, «Хезмәт»тән аерылмагыз!

Ю.Юрьев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы