Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң озын гомерле бәйге... (фото)

Юбилей бәйгесен район үзәгендәге «Балтач» спорткомплексында уздыру теләге бар.

Районыбызда иң олы яшьтәге турнир саналган, Тимирязев исемендәге җәмгыять призына узучы 29нчы бәйге, әле тәмамланмаган иде, инде җирле җитәкчеләр 30нчы юбилей бәйгесен ничек тә истә калырлык итеп уздыру турында хыяллана да башладылар.

Чыннан да, безнең күңелләребездә онытылып баручы Бөек Октябрь бәйрәмнеренең бердәнбер истәлеге булган бу турнирыбызның халык арасында да абруе төшмәде, киресенчә үсә генә барды. Заманабызның нинди генә авыр чакларына туры килмәсен, безнең бу бәйгебез югалмады, системалы уза торды. Пандемия вакытында да 1 генә ел узмый калды. 

Әле дә безнең куңелләребездә аның беренче ачылышы якты хатирә булып саклана. 1989 елда «Сельхозтехника» берләшмәсенең яңа спорткомплексының ачылган гына вакыты. Ул вакытта мондый зур бина республикабызда да бармак белән генә санаулы иде. Һәм безнең бу бәйгебез, аның тархында, алтын хәрефләр белән язылып барды. Инде менә 29нчысы да яңартылган, заманча матур бинада уза.

Кабат хыялларыбызга кире кайтып, тагын шунысын да әйтеп узасы килә, юбилей бәйгесен район үзәгендәге «Балтач» спорткомплексында уздыру теләге дә юк түгел. 

Быелгы 29нчы бәйге дә төптән уйланып, матур итеп оештырылган булып чыкты. Биюче кызларыбызның, татар көрәшенең милли символы булган чиккән сөлгеләр белән егетләребез алдында чыгыш ясавы, безне яшьлек елларына кайтып килергә мәҗбүр итте. 

Аннан, соңгы вакытта бер-бер артлы яуланган җиңүләребез дә безне берникадәр рухландырып җибәрде, ахры. 2002-2003 елгы егетләребезнең Татарстан беренчелегендә чемпион булып танылулары, зурларыбызның «Диварга-дивар» принцибы белән узган республика бәйгесендә өченче булулары безнең өчен көтелмәгәнрәк хәлләр булды. Ярыш башланганчы аларны зурлап бүләкләп уздылар. 

Гомумән, соңгы вакытта батырларыбызга район җитәкчелеге тарафыннан зур ихтирам күрсәтелә. Инде, бәйгебезгә кайтсак, бирегә районыбызның 14 төбәгеннән иң сыналганнар гына җыйналган иде. Әлеге дә баягы, көндәшлек «Труд», «Смәел» җәмгыятьләре, келәм хуҗалары арасында барды. Баштарак, барыбыз да Смәел егетләренә өстенлек биреп барган булсак, соңрак Чепья егетләренең көчле булуы ачыкланды. Шулай итеп тәкә Чепьяга кайтып китте. Келәм хуҗалары икенче булса, Смәел егетләре өченче булды.

Инде аерым батырларыбыз белән дә танышып китик:

60 кг. га кадәр- Ислам Бурашов/Нөнәгәр/, Газинур Гарипов/Смәел/, Әлфис Миннемуллин/Салавыч/.65 кгда- Ильяс Йосыпов, Артур Муллагалиев/икесе дә Чепьядан/, Айнур Гарифуллин/Норма/.78 кг. да- Аяз Зиннәтуллин/Смәел/, Булат Галиев/Норма/, Сәйдәш Хаҗиев/Смәел/.75 кг. да-Ильнар Муллахмәтов/Яңгул/, Ранис Зарипов/Чепья/, Фирдүс Галимуллин/Смәел/.85 кг. да- Илгизәр Галимуллин/Смәел/, Булат Галиев/Чепья/, Әдел Фазылҗанов/Норма/. 100 кг. да-Айрат Хәйруллин/Яңгул/, Рөстәм Сираҗиев/Чепья/, Илдар Абдуллин/Норма/.Авыр үлчәүдә-Руслан Рәфыйков/Яңгул/, Айнур Ганиев/Кили/, Илсаф Рәфыйков/Яңгул/.

Киләсе очрашуларыбыз- 18 ноябрьдә Чепьяда. Биредә 2008 елда туганнар бил алышачак. Уңышлар телик үзләренә!

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев