Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүле бәйге булды... (фото)

Барлык спорт сөючеләребезне 2 мартта Бөрбаш җирлегендә РСФСР ның спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә ярышларда көтеп калабыз.

Авылдашлары мәрхүм Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә Салавычта икенче мәртәбә узучы ярышларны үз югарылыгында уздыра алуларына оештыручылар бер шатланса, шушы бәйгедә монарчы күрелмәгән җиңүләр яулавына Салавыч малайлары икенче шатлангандыр. Хәтта команда беренчелегендә районыбызда ин көчлеләрдән саналган Смәел малайларыннан гына калышып, икенче булулары бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Чепья малайларынын өченче урынга калуы да аларның тырышып көрәшү нәтиҗәсендә булды инде.

Бу урынга җиткәч, аларның остазлары Алмаз Рәшит улы Галиев турында аерым язмасам һич дөрес булмас иде. Тырыша ул, эзләнә. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, соңгы вакытта Салавыч егетләре көрәш мәйданында бик еш балкый башладылар. Менә бу бәйгегәдә дә Алмаз район нигезләмәсенә үзенен үзгәрешләрен кертеп, 30 килограммга кадәр булган бәләкәчләр өчен үзе аерым бүләкләр алып, аларны келәмгә чыгарды. Аларның көрәшләрен карап утыру, безнен өчен дә бер могҗиза булды. Әй, ничек күнел биреп көрәшәләр инде, сабыйлар.

Көрәшче каны барыбер үзенекен эшли, Яңгулдан «хәтәр батыр» Дамир Сафиуллинның/урыны оҗмахта булсын/оныгы Әмирхан да ясле яшендә булуына карамастан, келәмгә чыгып беренче чирканчыгын алды. Алган бүләкләренә дә сөенеп туя алмады. Алай гына да түгел, Алмаз үзенең шәхси бүләге —шашлык пешерү җайланмасын куеп, абсолют батыр өчен көрәш оештырып, көрәшебезне тагын матурлап җибәрде. Анысына үзенең шәкерте Айзат Апанов лаек булды. Менә бит, нинди горурлык! Танылган көрәшчеләр династиясенең тагын бер ышанычлы дәвамчысы үсеп килә.

Аннан аерым үлчәү авырлыкларында Салавычтан 7 көрәшченең призлы урын яулавы —үзе бер зур күрсәткеч инде. Ярышның шушындый югарылыкта узуына, салавычлылар үзләре дә, нык тырыштылар инде. Бәйгедә барлык катнашучыларны 2 мәртәбә бушлай тукландыруны үз өстенә алган "Татарстан"җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллинга, тәмле ризыклар әзерләгән Рәсүлә Сабирова җитәкчелегендәге пешекчеләребезгә, барлык оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнгән җирле үзидарә башлыгы Рәсим Латыйповка аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мәрхүмнең уллары —Илназ, Искәндәр, Ильясларның матди ярдәме белән 1-4 урынны яулаган батырларыбыз күләмле акчалата бүләкләр, матур медальләргә лаек булдылар. Мәрхүмнең абыйсы-район башлыгыбыз Рамил Нотфуллин, бу бәйгедә бил алышкан Салавыч малайларын, аерым бүләкләп чыкты. Аларга тагын үз буләкләре белән туганнары Алмаз, Марсель Йосыповлар, федерация рәисе Фәнис Шәрипов, Балтачтан Фагыйль Шәфигуллиннар өстәлде. Менә шундый, сый-хөрмәткә дә, бүләкләргә дә бай бәйге булды, ул.

Инде 2007 елде һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында җиңүче булганнар белән дә танышып узыйк. 30 кг. га кадәр-Нурсан Сәйфелганиев, Азат Галиев, Илдан Мәхмүтов/өчесе дә Салавычтан/, Әмирхан Сафиуллин/Яңгул/. 36 кг. да-Аяз Фәйзрахманов/Арча/, Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Гадел Хөсәенов, Рүзәл Камалов/икесе дә Бөрбаштан/. 45 кг. да-Илназ Гарифуллин/Нөнәгәр/, Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Ислам Галиев/Балтач/, Әдел Морадыймов/Бөрбаш/.55 кг. да-Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Айнур Рәхимов/Чепья/, Әхәт Әскәров/Арбор/.65 кг. да-Кәрим Гарипов/Арбор/, Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Сәйдәш Мостафин/Арбор/, Ислам Хәмидуллин/Кукмара/.70 кг. да-Айзат Апанов/Салавыч/, Данил Емелин/Смәел/, Айназ Низаметдинов/Салавыч/, Нурсил Шаһиәхмәтов/Смәел/.75 кг. да-Әмир Миннегалиев, Инсаф Нәбиев/икесе дә Смәелдән/, Риназ һәм Рияз Заһидуллиннар/икесе дә Салавычтан/.80 кг. да-Азат Гыйльметдинов /Смәел/, Сөләйман Галимуллин/Балтач/, Данияр Хәкимов/Салавыч/. 85 кг. да- Алмаз Шәрифуллин/Смәел/, Илдан Хәйруллин, Илшат Булатов/икесе дә Карадуганнан/. Югары үлчәүдз-Равшан Галиев/Шеңшенәр/, Әмир Йосыпов/Нөнәгәр/, Тимур Әхмәтханов/Карадуган/, Илья Алексеев/Кече Лызи/.

Барлык спорт сөючеләребезне 2 мартта Бөрбаш җирлегендә РСФСР ның спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә ярышларда көтеп калабыз.

Нурзада Сәмигуллин

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев