Иртәгә райондашларыбызны җиңел атлетика буенча ярышлар көтә
Спорт

Иртәгә райондашларыбызны җиңел атлетика буенча ярышлар көтә

1 май көнне, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, “Сабантуй” ял паркында җиңел атлетика буенча ярышлар оештырыла.

Ярышларда барлык авыл җирлекләре, районда урнашкан оешма-предприятие, учреждение, гомумән, барлык хезмәт коллективларыннан да ир-егетләрдән һәм хатын-кызлардан торган командалар катнашуы көтелә. Эстафета дүрт этапта үтәчәк. Старт 10.00 сәгатьтә бирелә, аңарчы командалар теркәлү уза.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл дибез икән, район күләмендә оештырылган спорт чараларында актив катнашыйк!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев