Иртәгә "Сабантуй" паркында районара картинг ярышлары булачак
Спорт

Иртәгә "Сабантуй" паркында районара картинг ярышлары булачак

17 февраль көнне "Сабантуй" ял паркында Ватанны саклаучылар көненә багышланган картинг ярышлары узачак.

Ярышка күрше Кукмара, Арча, Лаеш, Мамадыш районы командалары чакырылды. Үзебезнең районнан 2 команда - Факел һәм Балтач урта мәктәбе командалары катнашачак.

Ярышлар өч төрле категориядә узачак.

“Хонда-200” 8-12 яшьлекләр
“Хонда-270” 12-17 яшьлекләр
“Стриж” 8-14 яшьлекләр

Сәгать 9.30 минутта башланачак ярышларда балалар өчен җан атарга көтеп калабыз.

Хәбәр итә: район ЮХИДИ бүлеге.

Рәсми Балтач

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


картинг

Нет комментариев