Ислам иң яхшы уенчы булып танылды. Кайда?
Спорт

Ислам иң яхшы уенчы булып танылды. Кайда?

"Балтач" спорт мәктәбендә 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча турнир булып узды.

Ярышларда Балтач гимназиясе, Балтач урта мәктәбе, Норма урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Чепья урта мәктәбе, Сосна мәктәбеннән 56 спортчы катнашты. Турнир олимпия системасы буенча узды, дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән.

Призлы урыннар:
I урын – Норма урта мәктәбе
II урын – Чепья урта мәктэбе
IlI урын – Балтач гимназиясе
Иң яхшы уенчы - Хәкимҗанов Ислам (Норма урта мәктәбе)
Иң яхшы тренер - Садыйков Рамил (Норма турта мәктәбе)

Фото: спорт мәктәбе

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мини-футбол

Нет комментариев