Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Камаловлар гаиләсе район данын лаеклы яклады (фото)

Өч буын вәкилләре шахмат уеннарында көч сынашты.

Сабада шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының муниципаль этабы узды.

Әлеге шахмат турниры “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты һәм “Бердәм Россия” “Өлкән буын” федераль партия проекты кысаларында узды. Уеннарны Россия Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе районның спорт һәм яшьләр бүлеге белән берлектә оештырды.

Ярышның төп максатлары - балалар һәм өлкәннәр арасында шахмат уеннарын популярлаштыру, гайлә кыйммәтләрен ныгыту һәм иң көчле шахматчыларны барлау.

Зона этабында Балтачтан Камаловлар гаиләсе беренчелекне яулады. Алар 25 апрель көнне Казанда узачак финал уеннарында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат Камаловлар