Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Карадуган авылыннан Нариман Исхаков - ТР буенча «Иң яхшы уенчы» булып танылды

Тәрбияле, сәләтле, һөнәрле бала әти-әни өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур куаныч.

Балтач районы Карадуган авылыннан Нариман Исхаков - шундыйлардан. Хоккей белән шөгыльләнүче райондашыбыз 11 яшьтә генә булуына карамастан инде бик зур уңышларга ирешкән.

Нариман – Арча шәһәре «Ястребы» хоккей командасы уенчысы. 8-10 апрель көннәрендә 2009 елгы яшүсмерләр командалары арасында узган хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә команда 1 урынны яулады. Райондашыбыз Татарстан Республикасы буенча «Иң яхшы уенчы» булып танылды.

Шулай ук Нариман 2009-2010 елгы яшүсмерләр командалары арасында А.В. Тарасов исемендәге яшь хоккейчыларның «Золотая шайба» Бөтенроссия ярышлары Суперфиналының «Иң яхшы һөҗүмчесе» исеменә лаек булды!

Шундый райондашларыбыз булуы белән чын күңелдән горурланабыз! Афәрин, Нариман! Алга таба да зур уңышлар, яңа үрләр яуларга язсын сиңа!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей Нариман Исхаков