Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Карадуган бозында кемнәр утлар уйнатты?

6 гыйнвар көнне Карадуган авылы бозында мәктәп укучылары очкыннар чыгарып хоккей уйнады.

Бу көнне биредә 7 команда очрашып, көндәшлек бик көчле булды. Карадуган, Балтач, Балтач гимназиясе, Норма, Түнтәр, Чепья, Яңгул командалары “Игенче” һәм “Алтын алка” (2003-2004 елгы егетләр арасында) призларына көрәшне бик кискен алып барды. Һәрбер команда бу көнне ике исемгә лаек булу өчен тырышты. Шулай да боз хуҗаларының теләге көчлерәк булды ахры, алар көндәшләре – түнтәрлеләрне 3кә 1 исәбе белән отып, җиңү тәмен татыдылар. Өченче урынга Норма командасы лаек булды. Мондый ярышлардан соң судьялык эшеннән канәгать булмаган әти-әниләр дә бу юлы бар да бик әйбәт оештырылган иде, афәрин дияргә ашыкты. Шулай шул, үткәрдемме үткәрдемгә уздырылган ярышларда балаларның күңелләре төшеп, киләчәктә алар гаделлеккә хәтта ышанмый да башлыйлар.

Ә инде Карадуган командасының мондый җиңүләргә ирешүендә тренерлары Рөстәм Хөсәеновның хезмәте зур булуны ассызыклап китмәү дөрес булмас иде. Төрле авыллардан бозга җыелган балалар белән уртак тел табып эшләү, җиңелгән уеннардан соң тыныч кына балаларга сәбәпләрен аңлату, җиңүләрдән соң исә артык үсендерми генә яхшы уеннары өчен мактау – болар бар да Рөстәмнең эш алымнары. Бер аның тренировкасына килгән балалар икенче бармыйм дип әйтми, чөнки карап торышка ук тыйнак тренерны һәрбер бала якын күреп хөрмәт итә һәм яратып, “безнең Рөстәм абый” диеп дәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей