Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Карадуганда Харрас Сәмигуллинны шахмат уйнап искә алдылар (+фоторепортаж)

Моңарчы “Игенче” призына үтүче шахмат ярышлары быел беренче мәртәбә Харрас Сәмигуллин истәлегенә үткәрелде. Карадуган ягында яшәүчеләр яки шахмат белән тыгыз элемтәдә торучылар Харрас абыйның нинди оста шахматчы икәнен белә иде. Тик хәзер инде аның уеннарын искә алырга гына калды шул.

Карадуган авылында узган шахмат ярышында инде күп тапкырлар җиңү яулаган осталарның исемнәрен янәдән ишетү насыйп булды. “Игенче” хуҗалыгы призына үткәрелгән ярышта укучылар да, зурлар да үз көчләрен сынап карады һәм җиңүчеләр түбәндәгечә булды. Укучы балалар арасында Сәйдәш Камалов - беренче, Әмир Абдрахманов - икенче, Әмирхан Хәйруллин өченче урыннарны яуладылар. Зурлар арасында Салават Габдрахманов - беренче, Рамилә Шаһимәрданова - икенче, Азат Хөрмәтуллин өченче урыннарга лаек булдылар. Ярыш бик матур hәм оешканлык белән үтте. Чарада катнашкан шахматчылар, әти-әниләр Харрас Сәмигуллинның кызы Әлфия ханымга, “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдиновка, баш хөкемдар Камил Мөхәрләмовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев