Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Каратэ-кекусинкай соңгы елларда районыбызда зур популярлык казана (+фоторепортаж)

1998 елда Альберт Бәзәгетдинов инициативасы белән Бөрбаш авылында каратэ сәнгатенә өйрәтү буенча беренче төркем ачылган иде.

Соңрак инде ул районны ук колачлады. Бүгенге көндә каратэ белән 40тан артык кеше шөгыльләнә. Альберт Бәзәгетдинов белән Рифат Зарипов балаларны һәм яшьләрне әлеге спорт төренә өйрәтүдә көчләрен дә, вакытларын да жәлләмиләр. Үз үрнәкләрендә улларында да каратэга мәхәббәт тәрбияли алдылар. Альбертның улы Әмир, Рифатның уллары Якуб, Салих, Хәйдәр, ә Александр Пронинның кызы Ника каратэ белән шөгыльләнә һәм зур җиңүләр яулый.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, инде 16 ел рәттән Кара күлдә Россия күләмендә “Киокушин сугышчылары” җыены уза. Бирегә Россиянең бөтен төбәкләреннән җыелалар.

8 - 10 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә кекусинкай- каратэ буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты уза. Биредә безнекеләр дә көч сынашачак. Егетләргә уңышлар телибез.

 

Ринат Зарипов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ