Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кариледән Чулпан Габделганиева Нальчик шәһәреннән шашка буенча Рәсәй чемпионатында икенче урынны алып кайтты

Кариледән Чулпан Габделганиева райондашларыбызны бар яктан сокландырып килә.

Яшәү рәвеше, сабырлыгы, иҗат дәрте, көрәш рухы, активлыгы... Апрель азагында ул Кабардина Балкариягә - Нальчик шәһәренә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында үткәрелә торган шашка буенча Рәсәй чемпионатына чыгып китте. Апасы Гөлшат озата барды.
- Казандагы тренерым Сергей Васильевичның аягы сынган иде, шуңа үзебез генә бардык. Ярышка барырга акчалата ярдәм иткән сөт-май комбинаты җитәкчесе Илшат Нуриевка, эшмәкәр Гөлсем апа Миннебаевага, район спорт эшләре һәм яшьләр бүлегенә, Балтачтагы тренерым Фагыйль Гайнетдиновларга зур рәхмәт, - дип сөйли Чулпан. - Поездда сиңа уңайсыз булыр дигәннәр иде, ни дисәң дә, ике тәүлек барырга кирәк. Хәзер коляскалылар өчен аерым купелар бар икән. Юлда бер дә кыенлык сизмәдем. Нальчикта да бөтенесе ошады. Дөрес, анда-монда йөрергә вакытым булмады, көндәшләремнең көчле икәнен белгәч, ярыштан тыш та гел шөгыльләндем. 2007 елда шушындый ук ярышта катнашып, өченче урын алган идем инде. Монысында бигрәк тә көчле спортчылар җыйналган. Барысы диярлек спорт мастерлары. 18 тапкыр уйнарга туры килде, 27 спортчы арасында икенче урынны алдым.
Коляска белән Нальчикка кадәр барганын белгәч, танышлары Чулпанга: «Йөрәгең ат башы кадәрдер синең!» - дип гаҗәпләнгән. Җиңү бит фәкать шундыйларга гына елмая! Афәрин, Чулпан!
Фото:http://baltasi.ru/news.php?makal=750

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250