Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Картинг буенча районара ярышлар узды (фото)

Ярышларда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

2023 елда Татарстан Республикасы Балтач ДОСААФ мәктәбе социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерция булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында катнашты һәм кышкы чорда балалар һәм яшүсмерләр өчен автоспорт буенча районара ярышлар үткәрү өчен грант акчасы отты.

27-28 гыйнвар көнне районыбызда, Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлеге «Хәрәкәт иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге белән берлектә, картинг буенча районара ярыш уздырды. Ярышларның максаты: спортның техник төрләрен үстерү, спорт күнекмәләрен һәм машина йөртү осталыгын арттыру, автомобиль спортында иң яхшы спортчыларны һәм командаларны ачыклау, автомобиль йөртү куркынычсызлыгын пропагандалау.

Ярышта 6 команда — Балтач, Кукмара, Теләче, Арча һәм Лаеш районнарыннан җыелган 45 картингчы катнашты.
Безнең картингчылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр:
«Хонда-200» кызлар:
1 урын — Хәсәнова Зәлинә.

«Стриж» егетләр:
2 урын — Гарифуллин Данияр;
4 урын — Закиров Аяз.

«Хонда-200» егетләр:
3 урын — Лапшин Артур;
6 урын — Габидуллин Әсгать.

«125»:
2 урын — Гарифуллин Данияр;
3 урын — Вәлиев Раил;
4 урын — Вәлиев Илдан.

«Хонда −270» кызлар:
1 урын — Гарифуллина Диләрә;
2 урын — Зарипова Зилә;
6 урын — Габидуллина Эльвира.

«Хонда-270» егетләр:
1 урын — Гарифуллина Диләрә;
2 урын — Вәлишин Йосыф;
9 урын — Сайфелганив Альмир.

«Хонда-200»:
3 урын — Низамиев Фирдүс;
4 урын — Ишмурзин Кирилл.

Командалар арасында призлы урыннар:
1 урын — ТР Балтач ДОСААФ командасы
2 урын — ТР Кукмара ДОСААФ командасы
3 урын — Балтач мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг