Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Каймак-Тау”да онытылмаслык бәйрәм үтте (+фоторепортаж)

Бирегә килүчеләрнең берсенең дә сынауларның узган елгыдан үзгә булып, катлаулануына да исе китми, җиңәргә дигән максат белән алга карап, шат авазларга тирә-юньне күмеп, тау өстеннән аска ыргылды.

3 февраль көнне “Факел” яшүсмерләр клубы Балтач сөт-май комбинаты белән берлектә “Каймак-Тау”да бик күңелле ярышлар үткәрделәр. Әлеге стартларда катнашу өчен гади генә шартларны үтәргә кирәк иде – күңелле компания туплап, чаналарны алып, “Каймак” кибете каршында урнашкан тауга килергә. Бирегә килүчеләрнең берсенең дә сынауларның узган елгыдан үзгә булып, катлаулануына да исе китми, җиңәргә дигән максат белән алга карап, шат авазларга тирә-юньне күмеп, тау өстеннән аска ыргылды. Әлеге чарада катнашучы һәркемнең күңеле шат иде, чөнки шаян да һәм шул ук вакытта ярыш форматында барган әлеге чара һәркемнән җитдилек тә таләп итте.

Чарада катнашкан һәркемгә Балтач сөт-май комбинаты ярдәме белән истәлек бүләкләре тапшырылды. Җаннарга рәхәтлек бирүче, тәннәргә җылылык өстәүче кайнар чәй белән тәмле коймаклар өчен дә комбинат хезмәткәрләренә олуг рәхмәт.
Ә инде бәйрәмгә тиң әлеге чарага килми калучыларга бәйгенең күңелле мизгелләрен фотолардан күзәтергә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чана