Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Хезмәт" газетасы кубогы иясе – «Чутай» командасы тарихка кереп калды

«Хезмәт» газетасы призы чит регионга да барып кайткан.

36 ел дәвамында районда «Хезмәт» газетасы призына үткәрелә торган хоккей ярышларының чираттагысы тарих битләренә язылды. 10 команда ике көн дәвамында, 2-3 гыйнвар көннәрендә җиңүчене ачыклады. Алдагы елларда узган уеннарныӊ барышы белән кызыксынганда, турнирныӊ төрле вакыйгаларга бай булуы ачыклана. Шуныӊ 1999 елдагысына тукталып китик:

…Ул елны «Хезмәт» газетасы призына ярышлар финалы февраль аенда Чепья бозында уздырыла. Дүрт команда – Карадуган, Чепья (юллар төзелеше командасы), мәктәпләрнеӊ физик культура укытучыларыннан торган команда һәм Мари-Иле республикасыныӊ Карлыган авылы командалары көч сынаша. Нәтиҗәдә, икенче урынга юллар идарәсе командасы, өченчедә укытучылар, дүртенчедә исә Карадуган уенчылары. Ә беренче урында – ут күршеләр – Карлыган авылы командасы. Менә шулай итеп, «Хезмәт» газетасы призы чит регионга да барып кайткан икән.

Ә 2020 елда узган турнирга әйләнеп кайтсак, ул да кискен борылышларга, уйламаган нәтиҗәләргә бай булды.

Беренче ярымфинал уеннарында «Норма» һәм «Карадуган» командалары очрашкач, күпләр моны узган елгы финал ярышлары белән тиӊләгән иде. Әмма уенныӊ беренче яртысында карадуганлылар үз җиӊүләренә ныклы нигез сала алдылар, 4:3 хисабына оттылар. Әйтелгәнчә, нормалылар бу турнирда өченче урынга лаек булды. «Карадуган» командасы үзенеӊ составында яшьләргә урынны ышанып бирә, алар еш алышынып, уенны югары темпта алып баралар, мөгаен, алар узган елдагы кебек   җиӊүче булырлар, дип күпләр шулай фаразлады.

Әмма бу фаразлар акланмады. Әллә инде карадуганлылар артык үз көчләренә ышандылар, әллә «Чутай» командасыныӊ төп призны яулап алырга омтылышы көчлерәк булдымы, өченче периодтан соӊ чутайлылар кәшәкәләрен бозга атып, каскаларын һавага чөеп, үзләренеӊ җиӊүче икәнлекләрен белгерттеләр. Исәп «Чутай» командасы файдасына 5:2 булды.

Чутайлылар беренче тапкыр «Хезмәт» газетасыныӊ күчмә призына ия булды. Соӊгы елларда бу җирлектә, бигрәк тә Чутай авылында хоккейга булган җитди карашныӊ ачык чагылышы бу.

Финал уеннарында чыгыш ясаган «Сосна» командасы егетләренеӊ уӊышын билгеләп узарга кирәк. Алар «Норма» командасына оттырып, дүртенче урынга калсалар да, уеннары өметле, булдыралар.

Җиӊүчеләр һәм финалда чыгыш ясаган команда уенчылары акчалата бүләккә лаек булдылар. Турнирны уздыруда матди яктан ярдәм иткән Норма егете Илшат Шакировка хоккейчылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Турнирныӊ «Иӊ яхшы уенчысы» дип «Чутай» командасыннан Булат Вафин танылды, ә «Норма» командасыннан Рифнур Садыйков «Иӊ яхшы капкачы» һәм «Карадуган» командасыннан Ирек Мөхәммәтов «Иӊ яхшы сакчы» буларак аерым билгеләп үтелде. Уеннарныӊ һәр ике көнендә бозда хөкемдар булган егетләр, бигрәк тә Булат Шакиров, Ильяс Хәкимов һәм Ирек Хаҗиев уеннарныӊ кагыйдә кысаларында баруы өчен зур осталык куйдылар. Ярышларда катнашучыларга, урыннарда бозларны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә, районның спорт һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей