Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшченең данын данлап

Васыйл Гарифуллин истәлегенә бик матур оярашу оештырылды.

Сәхнәдә дәртле бию көе яңгырый, шул арада милли киемнәрдән бертөркем кыз-егетләр күмәкләшеп татар биюен башкаралар. Уртага авылның аксакалы чыгып, авыл Сабан туеның башлануын хәбәр итә, көрәшкә чакыра. Батырлар уртага чыга, тик берәү дә чандыр гына егеткә каршы тора алмый. «Сабантуйның баш батыры итеп Васыйл Гарифуллин кала!» – дигән игъланны Сабантуйда катнашучылар, биючеләр кул чабып каршы алалар. Бу кул чабуларга Кили мәдәният йортына җыелган тамашачы да дәррәү кушылды.

Сәхнәгә алып баручы Васыйл Гарифуллинның гаиләсен чакыра. Апасы һәм сеңлесе, энекәшләре, тормыш иптәше, батырның кызлары һәм оныклары үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, бу очрашуны оештырган хезмәткәрләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Алып баручы татарның, районның горурлыгы булган, районда татарча милли көрәшкә нигез салучыларның берсе, Татарстан, Рәсәй күләмендәге төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр батыры, Казан, район Сабантуйларын гөрләткән, татар көрәше дөньясының якты йолдызы Васыйл Габделхәй улы Гарифуллинның тормыш юлы белән таныштыруын дәвам итә. Ул 1948 елның 12 гыйнварында Нормабаш авылында, күпбалалы гаиләдә туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Бөрбаш урта мәктәбендә физкультура дәресләрен укыта, бераздан Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәт вакыты тулганнан соң, яңадан үз мәктәбенә кайта, чөнки анда аның башлаган зур эше – үҗәтлек, чыдамлык, көч һәм гаярьлек таләп итүче татарча көрәше, бәйгеләрдә беренче, ныклы адымнар ясаган шәкертләре көтеп тора. Мәктәптә дәресләр генә түгел, сыйныф җитәкчелеге дә аңа йөкләтелгән. Ул чорда аның кул астында тәрбияләнгән Нормабаш егет-кызлары сәхнәдә шул вакытларга кайтып, Васыйл абый, аның гаиләсе турында кызыклы мәгълүмат җиткерделәр.

Мәктәптә Васыйл Гарифуллин үзенең башлангычын дәвам итүче Фидаил Шакиров белән бергә авыл егетләрен туплап, көрәш серләренә өйрәнәләр, өйрәтәләр. 70 елларда район командасы гына түгел, республиканың татарча көрәш буенча командасы да тулысынча диярлек Бөрбаш егетләреннән генә төзелә башлый. 1974 елда Васыйл Гарифуллинга, Фидаил Шакировка, Хәмит Кәримуллинга, Вагыйз Фазлыевка, Котдус Зариповка, Рафис Шәрифуллинга көрәштәге уңышлары өчен РСФСРның спорт остасы исеме бирелә. 1976 елда Чабаксарга, Россия беренчелегенә барган Татарстан командасы бары бер авыл егетләреннән – Бөрбаш мәктәбе укучыларыннан тора. Күпләрне шаккаттырып, команданың барлык сигез көрәшчесе дә Россиянең яшьләр бәйгесе җиңүчесе булалар.

Сәхнәгә Бөрбаш көрәшчеләре, спорт осталары Сәлимҗан Әхмәтҗанов, Миңнегали Шакиров, Хәмит Кәримуллин һәм Рөстәм Заһидуллин күтәрелә. Алар үзләренең күңел хатирәләрен барлап, Васыйл ага белән бәйле матур тормыш мизгелләрен искә алдылар, аларның бәян иткән хикәяләрендә яшьлек чорларын сагыну да, остазларына булган ихтирам хисләре дә яңгырады. 2010 елда районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, Бөрбашта татарча көрәш буенча егермедән артык спорт остасы бар, атак-лы тренер тәрбияләгән соңгысы мин ди, ул. 2007 елда Муса Җәлил турнирын откан өчен лаек була ул аңа. Шөкер, соңгы елларда авылымда татарча көрәшкә балаларның да, зурларның да игътибары артты, моңа даими рәвештә Фидаил Шакиров истәлегенә уза торган көрәш бәйгесенең дә тәэсире булгандыр. Васыйл Гарифуллин, Фидаил Шакиров башлаган җиңүләр кайтыр, дип ышанам, диде ул.

Васыйл Гарифуллин 1987 елда Норма урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә, аны 11 ел дәвамында җитәкли. 1998 елда яңадан үзенең яраткан шөгыленә – тренер хезмәтенә кайта, Балтач яшьләр үзәген җитәкли, яшьләр һәм балалар спорт мәктәбе директоры, район татарча көрәш командасының баш тренеры була. Ул ике юнәлештә – Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы һәм Татарстан Республикасының атказанган тренеры исеменә лаек булган шәхес. Аның бу уңышын укучысы, Арбор мәктәбе көрәшчеләрен зур бөеклеккә күтәргән Дамир Гобәйдуллин кабатлады. Кичәгә Дамирның укучысы, дөнья чемпионы, күптапкырлар Россия, Татарстан беренчелеген откан данлыклы көрәшче, бүгенге көндә район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләүче Айдар Хәйретдинов та килгән иде. Ул үзенең чыгышында Васыйл Гарифуллинның татар көрәшен үстерүгә керткән өлешен чагылдырды, аның тормыш иптәшенә чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Кичәне әзерләгән Рүзилә Шамкаевага, гармунчы, җырчы егет-кызларга рәхмәт сүзләре күп яңгырады, без дә шуларга кушылабыз. Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу кичәсе