Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"КосмоБалтач" исеме астында "Докатились" якташлар

26 гыйнвар көнне Мамадыш шәһәрендә "SunnyФест" креатив чаналар фестивале үтте.

Фестивальне танталы рәвештә Россиянең бобслей Федерациясе рәисе, 2 тапкыр олимпиада чемпионы булган Александр Юрьевич Зубков һәм спорт министрының урынбасары Ренат Садыйков ачып җибәрделәр.Республикабызның төрле районнарыннан җыелган 37 команда берсеннән берсе матур, креатив чаналар һәм күңелле чыгышлары белән таң калдырды.

Балтач данын яклап Рөстәм Заһидуллин, Ләйсән Әсхәтова, Алинә Әхәтова, Рәмис Ганиев, Ранил Гыйбадуллин "КосмоБалтач" исеме астында космик корабль рәвешендәге чана белән чыгыш ясап "Докатились" номинациясендә 1 нче урынны яулады.

Фото: Ләйсән Әсхәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зубковны временно должносттан алдылар бугай.Хаман Сочи Олимпиадасынын шаукымы бетми ахры.

    Теги: чана шуу