Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш ярышлары шатлыклар бүләк итте

“Егетләрдән, бу юлы гомумән, канәгать калдым”, – дип үз фикерләре белән уртаклашты районыбызның көрәш буенча баш тренеры Ранил Габдрахманов.

– Әллә нинди зур максатлар да куеп бармаган идек ярышларга. Республикабызның иң дәрәҗәле “Ватаным Татарстан” гәҗитенең герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы бу ярышларга аеруча зур хәзерлек белән киләләр, шул. Беренче әйләнештә ике генә көрәшчебезнең төшеп калуы, безнең өчен зур “сикереш” булды. Командабызның 6нчы урынга чыгуына бу әйләнеш бик зур файда китерде. Бик матур көрәш күрсәттеләр,егетләребез.Безнең егетләрнең көндәшләре барысы да призерлар рәтендә. Билгеле, районыбыз командасыннан 85 килограмм үлчәү авырлыгында Арбордан сәләтле егетебез Салават Әсхадуллинның өченче призлы урынны яулавы да безнең өчен зур сөенеч булды. Өметле, егетебез. Аннан район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинның 2017 ел нәтиҗәләре буенча районыбызның дүртенче урында булып, бүләкләнүчеләр арасында булуы, районыбызның танылган спорт журналисты Нурзада Сәмигуллинның быел да көрәш темасын киң яктыртучы – җиңүче җурналистлар арасында булуы безгә, билгеле, аеруча зур шатлык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш