Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көттереп килгән бөек җиңү

Бик күп еллар аша килдек без бу җиңүгә.

2000 елда яңа гына сафка баскан “Хыял” яшьләр үзәгендә бар дөньяны шаккатырып яраткан газетабыз “Ватаным Татарстан” газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә булган ярышын отканнан бирле без мондый бәхеткә ирешә алмаган идек. Ниһаять, менә бу көннәрдә тагын да күпләрнең аягы басмаган мәһабәт “Балтач” универсаль спортзалында 1997-1999 елгы яшьләр арасында узган ярышларның җиңүчесе булып танылып, тагын бер кат бар җиһанны шаккатырдык. Әйе, әйе, Балтачыбызның тагын бер кат “көрәшчеләр иле” булганын исбатладык. Һәм бу көнне бик күпләрдән “Булдырасыз, егетләр” дигән мактау сүзләре ишетергә туры килде. Хөкемдарлар Кама Тамагыннан Әүхәт Мөхәммәдиев, Кукмарадан Миннерахман Вәккасов, Илгиз С алихов, федерациябезнең башкарма директоры Равил Хәйруллин, “Идел” журналы баш редакторы Радик Сабиров соклануларын яшерә алмыйча, бу сүзләрне көне буе кабатлап тордылар. Ярышларны шундый дәрәҗәдә оештырып кына калмадык, көрәшчеләребезнен моңарчы күрелмәгән зур җиңүе белән дә сокландырдык без килгән кунакларны. Мондый зур җиңү тарихта да сирәк буладыр. Бер-бер артлы чемпион калган Илдан Әхмәтханов, Илназ Минмуллин, Илнар Муллахмәтов, Рәдис Сәмигуллиннарны келәмнән чыгуга егетләребез күккә чөйгәч, бөтен зал үрә басып кул чапты. Күпләргә “Булдыра бу балтачлылар” диюдән башка чара калмады. Чыннан да булдырдыгыз, афәрин егетләр! Менә шулай җиңүләрдән башланган елыбыз җиңүләр белән дәвам итә. Хәере белән генә булсын инде.
Истә калырлык мизгелләр дә бихисап булды ярышларыбызда. Беренчедән, олы кунакларны гармунчылар ансамбле белән каршы алу – әле бик аз төбәкләргә генә хас күренеш булса, икенчедән, районыбызның сәнгать осталарының дәртле чыгышлары, олы кунакларыбыз – Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары 
Хәлил Шәйхетдинов һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның дулкынландыргыч чыгышлары булды. Аннан, әле кайда җиңүчеләребезнең тере куяннар белән бүләкләнгәнен һәм абсолют батырга тәкә куелганын күргәнегез бар?! Әйе, барысы да күпләр өчен көтелмәгән яңалык булды шул. 60 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион титулына ике көрәшчебезнең бил алышуы да бөтен залны урыныннан торгызырга мәҗбүр итте. Каты бил алыштылар Шамил Чевик белән Илдан Әхмәтханов. Шулай да, Илдан өстен булып чыкты. Абсолют батырга барган көрәштә республикабызның ике төбәгеннән Сәмигуллиннар бил алышырга чыккач, зал тагын да җанланып китте. Аның берсе Әлмәттән Айрат булса, икенчесе безнең егет Рәдис булды. Озак тартышты егетләребез. Шулай да җиңү тәмен безнең Рәдис татыды. “Җиңү өмете белән кермәгән идем. Бик көчле көндәш. Тәкәне иңемә салгач та тез буыннарым калтырап торды”, – дип уртаклашты үз фикерләре белән Рәдис. Рәхмәт егетләр, барыгызга да. Командабызның мондый олы җиңүенә барыгызның да олы хезмәте керде.Менә шулай итеп, зур җиңү белән сезонны яптык. Инде, дулкынланып Сабантуйларын көтәбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш