Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кубок янә Яңгулда...

“Бүгенге ярышларыбыз аеруча истәлекле вакыйгаларга туры килде әле,” – дип башлады үз чыгышын, РСФСРның спорт остасы, районның көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев.

Бүген, Татарстаныбызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган көне, бүген башкалыбызда татар көрәше тарихында беренче мәртәбә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә бөтен республиканың 2017 елгы район Сабантуйларының баш батырлары үз араларында абсолют батырны ачыклаячаклар. Шуның өстенә, менә бездә, зур бәйге, спорт осталары, бертуган Әхмәдиевлар призларына 2002 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында көрәш ярышлары. Бүген “Хыял” яшьләр үзәге бәйрәм итә.

Чыннан да, Яңа елның беренче көрәш ярышы буларак, без аны бик көтеп алабыз. Аннан бит, танылган шәхесебез татар көрәшенең “аксакалы” Фәрит Габделбәр улының көне буе утырып тамаша кылуы, балаларның үзләренә ниндидер бер сихри көч тә өстәде кебек. Аннан, Балтач мәктәбенең яшь үзешчәннәре җырлап, биеп яшь батырларыбызга көне буена җитәрлек рухи дәрт тә бирделәр. Менә бүген дә бәйгегә җыйналган 78 көрәшченең кайберләренә көндәшләрен җиңел генә келәмгә салу тәтесә, икенчеләренә исә, “кәҗә майлары” чыгарырга туры килде.

Тамашачыларыбызга бу юлы да Балтачтан Айзат Гәрәев /спорт остасы Айдар Гәрәвның дәвамчысы – Н.С./, Бөрбаштан Ленар Әүхәдиев, Әлфис Галимов, Арбордан Алмаз Галләмов, Смәелдән Илгизәр Галимуллиннарның көрәше аеруча хуш килде. Кунырдан Эдуард Петухов белән Чепьядан Данил Напольскихның бил алышуы да залны көчле тавышларга күмде. Менә бит, татар малайларына нинди көчле көндәшләр чыгып тора.

Әйе, узган ел гына ясалган яңа күчмә Кубокка бар баланың хуҗа буласы килде. Бу көрәш әле дә шул Чепья, Яңгул, Смәел малайлары арасында аеруча кискен барды. Шулай да, әле безнең Яңгул иле батырларына тиңнәр чыкканы юк шул. Кубокны ничек алып килсәләр, шулай алып кайтып та киттеләр.

Икенче урынга Смәел, өченчегә Чепья малайлары лаек булды. Бу юлы да Балтачтан татар көрәшенә якын булган Фәнис Шәрипов, Рафис Әүхәдиев /Әхмәдиевларның туганы – Н.С./ Фагыйль Шәфигуллиннар финанс ярдәме күрсәтеп, берничә балага шатлык бүләк иттеләр. Бу бүләкләргә Нөнәгәрдән Рәниф Камалов, Яңгулдан Рафис Галиев, Чепьядан Әдел Нәбиев, Смәелдән Аяз Шакировлар лаек булды.

Соңгы ярышларда җиңүгә берничә омтылыш ясап та, гел дүртенче, бишенче урыннарга калган Аяз аеруча сөенеп кайтып китте бу юлы. Рафис Әүхәдиев бүләгенә исә, абсолют батырга дип бил алышу да оештырылды хәтта. Барлык көндәшләрен келәмгә салып бу бүләккә Айзат Гәрәев лаек булды. Афәрин дими, ни дисең инде аңа? Аллаһыга шөкер бернинди имгәнүләрсез /безнең өчен иң мөһиме шул – Н.С./ матур узып китте ярышларыбыз.

Инде аерым җиңүчеләребез белән таныш булыйк.

32 кг.кадәр үлчәү авырлыгында – 1.Әлфис Галимов /Бөрбаш/, 2. Газинур Гарипов /Смәел/, 3. Кәрим Гарипов /Арбор/.

36 кг. кадәр – 1. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, 2. Артур Григорьев /Чепья/, 3. Дмитрий Никифоров /Чепья/.

40 кг.кадәр – 1. Нияз Әскаров /Арбор/, 2. Рәнис Зарипов /гимназия/, 3. Никита Михайлов /Куныр/.

45 кг.кадәр – 1. Алмаз Галләмов /Арбор/, 2. Илназ Якупов /Смәел/, 3. Хәсән Әсхадуллин /Яңгул/.

50 кг.кадәр – 1. Руфин Афанасьев /Чепья/, 2. Рүзәл Гарипов /Кенә/, 3. Кәрим Ногманов /Чепья/.

55 кг.кадәр – 1. Тимур Зайцев /Нөнәгәр/, 2. Рәсим Зәйнуллин /Яңгул/, 3. Илназ Ганиев /Смәел/.

60 кг.кадәр – 1. Илгизәр Галимуллин /Смәел/, 2. Фәнис Нигамадянов /Яңгул/, 3. Аяз Зиннәтуллин /Смәел/.

65 кг.кадәр – 1.Эдуард Петухов /Куныр/, 2. Данил Напольских /Чепья/, 3. Фәнзил Закиров /Яңгул/.

70 кг.кадәр – 1.Айзат Гәрәев /Балтач/, 2. Рәниф Камалов /Нөнәгәр/, 3. Рүзәл Саттаров /Куныр/.

75 һәм 80 килограммнан югары үлчәү авырлыгында икешәр генә көрәшче булып, беренче-икенче урыннарны Альмир Гатин /Карадуган/, Дмитрий Никифоров /Кече Лызи/, Руслан Хәбибрахманов /Яңгул/, Бариев Ранил /Норма/ бүлештеләр.

80 килограммда исә Яңгулдан Рамил Сабиров үзе генә булып, бер көрәшмичә дә чемпион титулын яуларга туры килде. Ярышларыбыз тәмам, ләкин алар дәвам итә. Алда, февраль аенда яшь батырларыбыз “Балтач” универсаль спорт залында Алмаз Нотфуллин истәлегенә ярышларда очрашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш