Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мини-футбол турнирында нормалылар - беренче (+фото)

Шеңшеңәр авылы «Батыр»спорт комплексында 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында Балтач районы Федерациясе призына мини-футбол буенча турнир үтте.

Ярышларга Балтач гимназиясе, Норма, Чепья, Шеңшеңәр, Түнтәр, Смәел, Пыжмара, Балтач, Нөнәгәр, Арбор, Сосна, Урта- Көшкәт, Мари Иле Республикасының Арбор, Мари-өрек мәктәпләреннән һәм Салавыч күппрофильле лицеенан командалар килде. Олимпия системасы буенча узган турнирда 141 спортчы катнашты.

Ярышларда Норма урта мәктәбе - беренче, Мари Иле Республикасының Арбор мәктәбе - икенче, Балтач урта мәктәбе 3 урын яулады.

Мари Иле Республикасының Арбор мәктәбеннән Максим Кугергин "Иң яхшы уенчы", Норма урта мәктәбеннән Самат Гарифуллин "Иң яхшы капкачы", ә Рамил Садыйков "Иң яхшы тренер" исемнәренә лаек булдылар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев