Салавыч шугалагында Салавыч Сәрдегәне халкы авылдашлары Мөкәддис Нурислам улы Яппаровның якты истәлегенә багышлап хоккей ярышы уздырды
4 нче февраль көнне Салавыч шугалагында Салавыч Сәрдегәне халкы авылдашлары Мөкәддис Нурислам улы Яппаровның якты истәлегенә багышлап хоккей ярышы уздырды.
Ярышта 4 команда катнашты. Иртәнге сәгать 10нан кичкә кадәр дәвам иткән ярышларда Пүскән, Кенә, Салавыч-ветераннар, Салавыч-мәктәп командалары бик матур уен күрсәттеләр. Беренчелекне Салавыч-ветераннар командасы яулады. Салавыч мәктәбе уенчылары – икенче, кенәлеләр – өченче, Пүскән хоккейчылары дүртенче булды.
Нет комментариев