Бүген Норма урта мәктәбе базасында Тимирязев исемендәге җәмгыять призына шахмат ярышлары узды
Тимирязев исемендәге җәмгыять призына шахмат ярышларында 40лап бала катнашты. Норма урта мәктәбе базасында узган әлеге чарада без дә катнаштык. Кечкенә шахматчыларның җиңүгә омтылышларын күреп сокландык, җиңелү ачысы татыганнар белән бергә борчылдык. Тренер Ландыш Гарифуллинаның шәкертләре һәрвакыттагыча матур уен күрсәтеп, җиңүчеләр рәтен тулыландырды.
- Мондый төр ярышлар спортчыларга стимул бирә, алган күнекмәләргә нәтиҗә ясар өчен җирлек булып тора. Форсаттан файдаланып, иганәчеләргә һәм чараны оештыруда ярдәм иткән Норма урта мәктәбе коллективына рәхмәтемне белдерәм, - ди Ландыш Гарифуллина.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев