Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нык ихтыярлылар спорты

Балтачта ТАССРның атказанган укытучысы, районыбыз җирлегендә бокска нигез салган Уран Мостафа улы Ишморатов истәлегенә яңадан бокс ярышлары узды.

Районыбызда спортның һәр төрен яраталар, үз итеп шөгыльләнәләр. Балаларыбыз зур уңышларга ирешсен өчен тиешле мөмкинлекләр дә, махсус белемле һәм үз спорт төре өчен җан атучы, балаларны яратучы остазлар да кирәк. Әле кайчан гына укучылар тарафыннан йөзү ярышларында катнашу, призлы урыннар алу турында хыяллана гына идек. «Дулкын» бассейны төзелгәч, бу спорт төре балалар арасында популярлашты, читтә, Казанда уза торган йөзү ярышларында урын алучы спортчыларыбыз пәйдә булды. Бу җиңүләр дәвамлы булсын, дигән теләктә калабыз.

Ә менә спортның бокс төре белән шөгыльләнү-челәребез турында хәбәр-ләрне азрак ишетәбез, спортчылар, остазлар да үзләрен бик күрсәтәселәре килми дигән фикер барлыкка килә. Ә бит бу спорт төре Балтачта укучылар арасында моннан 30-40 ел элек бик популяр булган. Аңа, ул заманда Балтач урта мәктәбендә химия фәнен укыткан, соңрак директор урынбасары, директор булып эшләгән Уран ага Ишморатов нигез салган. 

Дистә еллар элек матур гына башлангыч алган әлеге ярышлар берара туктап торды. 2015 елда йөзләгән баланы җыеп, зур спорт бәйрәме оештырылган иде. Дөнья чемпионы Айрат Хамматовның килүе, аның бокс буенча спортчыларга мастер-класс үткәрүе үзе генә дә ни торды?!. «Сельхозэнерго» оешмасын җитәкләгән Рашит Тимербаев (узган ел бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын), бертөркем фикердәшләре белән бу чараны үткәрүгә зур өлеш керттеләр.

Күләмле ярышлар еш узмаса да, бокс белән шөгыльләнүче балаларыбыз кимемәде, остазлары кул астында даими үз осталыкларын чарладылар, «Факел» клубында даими ярышлар узды, чит районнарга да яшь спортчыларыбыз еш барды. 2023 елның ноябрь аенда махсус хәрби операция барышында һәлак булган, спорт мастерына кандидат Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов истәлегенә багышланган бокс буенча турнир балаларның ихтыяр көченә зур имтихан булды.

Менә, ниһаять, Балтачта ТАССРның атказанган укытучысы, районыбыз җирлегендә бокска нигез салган Уран Мостафа улы Ишморатов истәлегенә яңадан бокс ярышлары узды. Аның тантаналы ачылышында Уран аганың кызы Раушания ханым, оныклары катнашты. Бүгенге көндә аның бер оныгы — Дамир Ишморатов Украинада, махсус хәрби операциядә катнаша. Ватанпәрвәрлек, туган илгә карата хөрмәт хисләре, көчле ихтыярлы булу, шәхес буларак җитәкченең роле, махсус хәрби операциянең максаты, Россиянең хәрби көчләре турында спортчыларга да җиткерелде.

Көч сынашырга Мамадыш, Саба, Балтач районнарыннан гына түгел, Казаннан да боксчылар килгән иде. Шуңа да бу ярыш спортчылар өчен генә түгел, район өчен дә бик мөһим булды.

Тренерлар һәр ярышны тәүгесе кебек көтеп ала һәм һәрберсендә ярышлар ни рәвешле үтәр, максатлар акланырмы, имгәнүләр булмасмы дигән сораулар аларга тынгы бирми. Аңлашыла да, җаны-тәне белән балаларны бокс серләренә төшендерүче остазлар өчен бу борчылулар табигый күренеш. Бу юлы да остазларыбыз «Безнекеләр сынатмаслармы, югалып калмаслармы?», дип борчылдылар. Боксчыларыбыз сынатмадылар, афәрин һәрберсенә! Сәләт һәм тырышлык, даими шөгыльләнү, моның өчен мөмкинлекләр булу бокс сөючеләр өчен зур җиңүләргә юл ача.

2011-2012нче елларда туган яшүсмерләр арасында 32 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Абдуллин Әдел (Саба районы);

2нче урын — Солтанов Данир (Балтач районы);

3нче урын — Хөсәенов Раян (Балтач районы).

2011-2012нче елларда туган яшүсмерләр арасында 40 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Миннегалиев Зөлфәт (Саба районы);

2нче урын — Чукурумов Илья (Казан шәһәре);

3нче урын — Шәрифуллин Нариман (Балтач районы).

2014-2015нче елларда туган малайлар арасында 30 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Мифтахов Сәмир (Саба районы);

2нче урын — Гайнетдинов Радил (Саба районы);

3нче урын — Маннапов Радмир (Балтач районы).

2014-2015нче елларда туган малайлар арасында 27 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Николаев Данис (Балтач районы);

2нче урын — Бутабаев Сабир (Казан шәһәре).

2012нче елда туган яшүсмерләр арасында 32 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Фәнисов Әнвәр (Балтач районы);

2нче урын — Йосыпов Салават (Саба районы);

3нче урын — Никитин Кирилл (Мамадыш районы).

2015-2016нчы елларда туган малайлар 24 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Фәнисов Азиз (Балтач районы);

2нче урын — Васильев Әлим (Саба районы).

2014нче елгы яшүс-мерләр арасында 24 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Закиров Сөләйман (Балтач районы);

2нче урын — Галимҗанов Инсаф (Саба районы).

2012-2013нче елгы яшүсмерләр арасында 30 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Кашипов Дамир (Саба районы);

2нче урын — Гәрәев Рәсүл (Казан шәһәре).

2013-2014нче елларда туган яшүсмерләр арасында 34 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Исрафилов Булат (Балтач районы);

2нче урын — Гайнетдинов Раяз (Саба районы).

2012-2013нче елларда туган яшүсмерләр арасында 45 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Тимофеев Илья (Мамадыш районы);

2нче урын — Мөҗипов Ильяс (Балтач районы).

50 кг. үлчәү авырлыгында:

1нче урын — Җиһан-шин Данияр (Мамадыш районы);

2нче урын — Гашников Степан (Казан шәһәре).

Фәрит Шәрифуллин, 
Балтач җәмәгать судының өлкән судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс ярышы