Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рамилә шахмат буенча Россия беренчелегендә катнашачак (фото)

Кечкенәдән шахмат уенына гашыйк Балтач кызы Рамилә Шаһимәрданова Россия беренчелегендә катнашачак.

Кыш һәм көз айларында Самара шәһәрендә уздырылган турнирда Балта урта мәктәбе укучысы Рамилә Шаһимәрданованың Россия беренчелегендә катнашу хокукы алуы турында язган идек.
Рамилә апрель аенда Сочи шәһәрендә Россия беренчелегендә катнашып 9 уеннан 6 очко җыеп матур гына уен күрсәтеп кайтты. Җәй көне укучы балалар ял иткәндә дә, төрле ярышларда катнашуын дәвам итте. Июнь аенда Казанда уздырылган Нәҗметдинов кубогында катнашса, июльдә Тольятти шәһәрендә уздырылган турнирда матур гына уен күрсәтте. Үзенең тырыш, тәвәккәл, максатчан булуы нәтижәсендә август аенда ул зур җиңүгә иреште. Түбән Новгородта уздырылган Россия кубогы этабында 2004-2005 елгы кызлар арасында пьедсталның ин югары баскычына күтәрелде,беренче урынны яулады.

Сентябрь ахырында Самара өлкәсенең Кинель-Черкасс авылында бөтен Россия авыл балалары арасында Россия беренчелеге уздырыла. Бүгенге көндә ул шул ярышка әзерләнә. Без синнән
бары тик җиңүләр генә көтәбез, Рамилә.Уңышлар юлдаш булсын үзеңә.

Ландыш Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250