Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ренат Борһанов истәлегенә кул көрәше ярышлары оештырыла

Ярышлар 7 үлчәү авырлыгында узачак


Бу шимбәдә, ягьни 13 гыйнвар көнне “Балтач” универсаль спортзалында районыбызда чирек гасыр спорт өлкәсен җитәкләгән Ренат Хәсәнша улы Борһанов истәлегенә 2003-2005 елгы егетләр-кызлар арасында кул көрәше ярышлары булып узачак. Ярышлар 7 үлчәү авырлыгында узачак – кызлар 35,40, 45,50,55,60,60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында, егетләр 40,45,50,55,60,65,65 килограммнан югары үлчәү авырлыгында үз көчләрен сынап караячак.

Ярышларыбызга, үзебезнең район вәкилләреннән тыш, күрше-тирә район балалары да чакырулы. Ярышларны ачу тантанасына Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләренең, мәрхүмнең күпсанлы дусларының килүе дә көтелә. Кыскасы, ярышларыбыз бик мавыктыргыч булачак. Иртәнге сәгать 10га барыгызны да ярышларыбызга көтеп калабыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул көрәше