Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Рубин» татарлар беләгн ныгытыла

«Рубин» Россиянең 19 яшьлек һөҗүмчесе Рифат Җамалетдинов белән килешү төзегән. Футболчы командада "96" номер белән уйнаячак, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.

"Рубин" кебек клубка күчүемә сөенәм", - дип белдергән яңа уенчы. - Командага булыша алырмын дип өметләнәм. Яңа клубка килгән вакытта, сиңа зур өметләр баглыйлар, шуңа күрә аны акларга һәм тырышырга кирәк. Мин яңа команда белән күнегүләрдә катнашып өлгердем инде. Миңа бик ошады, биредә күнегүләр кызыклы. Хавьер Грасия - бик квалификацияле тренер. Ул мине миңа өмет белән каравын әйтте, мин тырышырга вәгъдә бирдем".
Клубның генераль директоры Илгиз Фәхриев үз чиратында: "Рифат Җамалетдинов - бик яшь, амбицияле уенчы, үз яшендә Россиянең иң яхшы футболчыларының берсе, бик җитез. Без ул "Рубин"га максатка ирешергә булышыр дип саныйбыз", - дигән.
"Рубин" шулай ук Перу җыелма командасыннан 26 яшьлек Карлос Самбрано белән дә контракт төзеүе хакында белдерде.
Һөҗүмче, ярымсакчы Рифат Җамалетдинов "Локомотив" ФК (Мәскәү) футбол мәктәбен узган. 2015/16 елларда "Локомотив" өчен Премьер-лигада 5 һәм Европа лигасында 1 матч үткәргән, аларда ике туп керткән. U17 европа чемпионы (2013), U19 Европа вице-чемпионы (2015), Россия яшьләр беренчелеге җиңүчесе (2016).
Рифат Марат улы Җамалетдинов - 1996 елда Мәскәүдә туган. Милләте буенча татар.
«Татар-информ»,
Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе.
Фото: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250