Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Рубин”ның ике уенчысы Футбол буенча ДЧ-2018гә Россия җыелмасына керде

Мундиаль уеннары Россиянең 11 шәһәрендә узачак.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Россия җыелмасы тренер штабы Россия футбол союзы сайтында 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына ил командасының соңгы составын игълан итте. Анда Казаннан “Рубин”ның ике уенчысы: Владимир Гранат һәм Федор Кудряшов керде.

Тулаем алганда җыелманың соңгы составына 23 уенчы кергән. Алар: капкачылар – Игорь Акинфеев (ЦСКА, Мәскәү), Владимир Габулов (“Брюгге”, Бельгия) һәм Андрей Лунев (“Зенит”, Санкт-Петербург);

сакчылар – Владимир Гранат (“Рубин”, Казан), Сергей Игнашевич (ЦСКА, Мәскәү), Федор Кудряшов (“Рубин”, Казан), Илья Кутепов (“Спартак”, Мәскәү), Андрей Семенов (“Әхмәт”, Грозный), Игорь Смольников (“Зенит”, Санкт-Петербург) һәм Марио Фернандес (ЦСКА, Мәскәү);

ярымсакчылар – Юрий Газинский (“Краснодар”), Александр Головин (ЦСКА, Мәскәү), Алан Дзагоев (ЦСКА, Мәскәү ), Александр Ерохин (“Зенит”, Санкт-Петербург), Юрий Жирков (“Зенит”, Санкт-Петербург), Роман Зобнин (“Спартак”, Мәскәү), Далер Кузяев (“Зенит”, Санкт-Петербург), Антон Миранчук (“Локомотив”, Мәскәү ), Александр Самедов (“Спартак”, Мәскәү ) һәм Денис Черышев (“Вильярреал”, Испания);

һөҗүмчеләр – Артем Дзюба (“Арсенал”, Тула), Алексей Миранчук (“Локомотив”, Мәскәү ) һәм Федор Смолов (“Краснодар”).

Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр 11 шәһәрдә узачак. Казан алты турнир матчын кабул итә: Kazan-Arena стадионында Франция – Австралия (16 июнь), Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь) һәм Германия – Көньяк Корея (27 июнь) төркем этабы матчлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бере (30 июнь) һәм финалның дүрттән бере матчлары (6 июль) уза.

 

Фото: rfs.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЧМ по футболу