Ярышлар Бөтендөнья тәмәкесез көнгә һәм җәйге сезон ачылуга багышланган иде.
Кичә Төзүчеләр урамындагы спорт мәйданчыгында «Сәламәт яшәү рәвеше – безнең сайлау» лозунгы астында "Факел" хезмәткәрләре яшүсмерләр һәм яшьләр арасында волейбол буенча турнир үткәрделәр.

Ярышлар Бөтендөнья тәмәкесез көнгә һәм җәйге сезон ачылуга багышланган иде.

– “Факел” клубы хезмәткәрләренә олы рәхмәт сүзләре ирештерәсебез килә. Чарада катнашучылар арасында чыгарылыш сыйныф укучылары да бар иде. Белгәнегезчә алар кичә бердәм дәүләт имтихаханы тапшырды. Алда чираттагысы. Уен балалар өчен антистресс булды, – ди ярышларны башыннан ахырына кадәр күзәткән Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.

Фото: автор
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев