18-21 май көннәрендә Мәскәүдә, Казанда һәм Изге Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды.
Дөнья Кубогы өчен 150ләп көрәшче катнашты. Быелгы турнирның Идел буе Болгар Дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылды. Россия җыелмасы составында чыгыш ясаган Балтач егете Руслан Рәфыйков беренче әйләнештә үк Россия-2 командасыннан исеме яхшы таныш Илдар Моратов белән очрашты һәм җиңү яулады. Котлыйбыз!
Нет комментариев