Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“ШАШКА КАРАП ТОРЫШКА ГЫНА ГАДИ УЕН КЕБЕК”

Төркиянең Анталья шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Европа чемпионатының “Халыкара-100” дип аталган шашка ярышлары үтте.

Биредә җиде илдән җыелган команда арасында ун көн барган ярышта Балтач кызы Чулпан ГАБДЕЛГАНИЕВА да көч сынашты. Соңгы тур нәтиҗәсе аңа уңыш китерде. Беренче урын яулап, алтын медаль белән кайтты.

— Спортка кереп китүемә 27 ел. Баштарак төрле ярышларда катнаштым. Әмма һәр ярышка нык көч кирәк. Сәламәтлегем аркасында шашкага тукталдым. Шул чагында бик яхшы остаз килеп чыкты. Сергей Масликов мине җиңү серләренә өйрәтте дисәм дә, арттыру булмас. Әкренләп Татарстан ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый башладым. 2003 елда Мәскәүгә чемпионатка бару бәхете тәтеде. Россия күләмендә 2007 елда өченче урынга ия булдым. Шул ярыштан кайтканда, остазым авырып китте. “Шашка уйнарга сәләтең бар, спорт остасы исемен алганчы тырыш”, — диде. Ул биргән китаплар аша күп мәгълүмат белдем һәм дәрәҗәле исем алуга ирештем. Шашка карап торырга гына гади уен кебек. Ә чынлыкта бик катлаулы, дөрес уйлап эш итү мөһим. Шашканың тактасын, йөрү юлларын өйрәнергә кирәк. Шашканың 3 меңнән артык теориясе генә бар. Күп очракта уенны кем башлый, шул җиңә.

— Ярышларга барганда сезне кем озатып йөри?
— Ерак юлларга бертуган апам Гөлшат белән чыгабыз. Ул — остазым да, психологым да. Кирәк икән, сүзләре белән юата, җылыта да белә. Әниебезгә туганчыл итеп үстергәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Төркиядәге җиңүемә бөтен туганнарым, танышларым сөенде. Күп кеше, әлеге уңышымны ишетеп, тәбрикләп яздылар. Әлбәттә, андый канатлы сүзләр — күңелгә җан азыгы.

Фотода: апасы Гөлшат белән

Руслан Хөснетдинов

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_17719%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев