Тугызынчы кышкы шахмат Спартакиадасы ачып җибәрелә.
Район шахмат федерациясе 8 ноябрь көнне, ел да федерациянең күчмә кубогы призына үтә торган, тугызынчы кышкы шахмат Спартакиадасын ачып җибәрә.
Ярышлар «Дулкын» бассейнының шахмат бүлмәсендә һәр атнаның чәршәмбе көнендә үтәчәк. Башлана 17:00 сәгатьтә. Ярышларда катнашырга районыбыз шахматчыларын чакырабыз.
7 ноябрьгә кадәр 89172880326 телефон номерына шалтыратып алдан заявка бирү сорала.
Спартакиаданың иганәчесе — «Балтач Агрохимсервис» җәмгыяте. Район шахмат федерациясе.
Нет комментариев